Аджапсандали
Аджапсандали – бик тәмле грузин ризыгы. Туклыклы рецептны безгә райондашыбыз Лилия Нуриева тәкъдим итте.
Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы 2-3 баклажан, 4-5 помидор 2 болгар борычы, 1 суган, 3 бәрәңге, ярты чәй калагы татлы паприка, бер бәйләм базилик, ике тырнак сарымсак, бер кечкенә ачы борыч, ярты чәй кашыгы коры орегано, 2 чәй кашыгы тоз, үсемлек мае.
Әзерләү тәртибе: баклажаннарны юып, шакмакларга турыйбыз һәм ачысы бетсен өчен тозлы суга салып 20 минут тотабыз. Аннары баклажаннарны агып торган су астында юабыз. Бәрәңгеләрне чистартабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Ачы борыч белән бәрәңгене үсемлек мае салынган табага салып, биш минут кыздырабыз. Аннары бәрәңгегә баклажан өстибез дә яшелчәләрне тагын 7 минут чамасы көчле утта кыздырып алабыз. Яшел аш тәмләткечләрен һәм сарымсакны вак итеп кисәбез. Кыздырылган яшелчәләрне табадан тирән чүлмәккә күчерәбез, сарымсак белән аш тәмләткечләрен өстибез. Болгар борычы һәм суганны вак шакмаклап кисәбез. Табада суган, татлы һәм ачы борычны кыздырабыз. Помидорны 1-2 минутка кайнар суга салабыз, аннары тиресен салдырабыз. Помидорны уртача зурлыктагы кисәкләргә кисәбез һәм табадагы яшелчәләр өстенә салабыз. Көчле утта тагын 3 минут кыздырабыз. Кыздырылган яшелчәләрне чүлмәктәге бәрәңге һәм баклажан янына күчерәбез. Тоз-борыч сибәбез, калган тәмләткечләрне өстибез. Капкач белән каплап биш минут тотабыз.Табынга яшел тәмләткечләр сибеп бирәбез.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Фото – Л. Нуриеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев