Үткәннән бер мизгел
...Армиягә китсәң иде Сөйгән ярларың белән...
Шушы җырны җырлап, сазлы, баткак урамнарны ничә кат ураганбыздыр, анысын ачык хәтерләмим. "Бутый" кигән аяклар өшеп, берни сизми башлаганчы йөргәннәр әле дә истә! Ә җырның мәгънәсен кем уйлап торган инде?! Башкалар җырлагач, без дә кушылып җырлаганбыздыр... Күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга юл тотучы, 18 яше әле яңа тулган "солдат" егетләрнең мәктәп утыргычыннан да аерылмаган япь-яшь кыз баланы ияртеп армиягә китә алмаганын аңлау яшенә кермәгән булганбыз.
Егетләрне авыллардан армиягә озаткан чаклар искә төшеп сез дә моңсуланып куйдыгызмы? Туган өеннән, авылыннан, әти-әни тәрбиясеннән башканы күрмәгән, бүген – авыл егете, ә иртәгәсен илне сакларга китүче бу егетләрнең уйларында ни булды икән? Монысы безгә, кыз балаларга билгесез иде...
Фото – социаль челтәрдәге «Тойгелде-Игенче» төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев