Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үткәннән бер мизгел

Үткәннән бер мизгел

Бу рубрикада ретро фотолар тәкъдим ителә

1986нчы елның 5 ноябрендә Мөслимнең үзәк котельныена табигый газ  бирелде. 48 ел вакыт үтсә дә, бу – Мөслим районы тарихында зур вакыйгаларның берсе.

Авыл халкы өчен бу бик тә истәлекле, чөнки анан соң туган һәр көн авыл халкын әкренләп булса да утын әзерләү, аны алып кайту, кисү, яру, мичкә ягу кебек бик мәшәкатьле эшләрдән коткарды. Йортларына газ кертелү нәтиҗәсендә, җылы өйләрдә яшәүне Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев оҗмахка тиңләгән иде. Үзе дә авыл җирендә туып, ул мәшәкатьләрне үз җилкәсендә татыганлыктан әйтелгән сүзләр бу. Бүген инде газ куплану күпләребез өчен табигый, шулай булырга тиешле нәрсә кебек тоелса да, бу күләмле эшләрне башкарган һәркемгә без рәхмәтле булырга тиеш. Районга газ кертүдә республика Президентының, район җитәкчеләренең, төзелеш оешмаларының, колхоз-совхозларның, гомумән, барлык район халкының зур хезмәте кергән. Районны газлаштыру тарихы бик катлаулы, ул 80нче елларда башланып, 2001 елның декабренә 99,9 процентка җиткерелде. 710 километрдан артык торбалар салынды, 100дән артык газ бүлү пункты төзелде. Ул елларда бу юнәлештә башкарылган эшләр һәм бу өлкәдә зур хезмәт куйган кешеләр турында газетада Рөстәм Шәриповның “Мөслим районын газлаштыру тарихы” исемле язмасы дөнья күрде. Бүгенге көндә район газ участогы хезмәткәрләре, өзеклекләргә юл куймыйча, халыкны газ белән тәэмин итә.

Бу фоторәсем Крәш. Шуран авылына газ биргәндә  төшерелгән. Сулдан уңга: “Спецгазстрой” төзелеш-монтаж идарәсенең Мөслим участогы җитәкчесе Рафис Морзаханов, Мөслим газ идарәсе җитәкчесе Шәехнәсим Биккинин, техник инспектор Зәкәрия Галимов, Мөслим районы башлыгы Рөстәм Шәрипов, район башлыгы урынбасары Рәшит Кирамов; арткы планда: уртада – “Авангард” колхозы рәисе Развит Галиев, “Авангард” колхозы механигы Иван Алчин, Крәш. Шуран авыл советы рәисе Иван Сазонов.

1997 елның октябре. Фотоны Мөслимнән Рөстәм Шәрипов тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев