Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур кызыксыну уятты

Мөслим политехника техникумы район мәктәпләренең 9-10 сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырды.

Укучылар “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларының эшчәнлеге белән танышты. Хуҗалыкларда компьютерлаштырылган комбайн-тракторлар эшли. Мондый техника белән идарә итү, аларны көйләү һәм төзеклеген тәэмин итү өчен белемле яшьләр кирәк. 

– Бүген техникумда 11 төркем бар. 2023-2024 уку елында 194 студент авыл хуҗалыгын механикалаштыру, эретеп ябыштыручы, җәмәгать туклануы технологиясе һәм пешекче-кондитер эше, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча һөнәри белем ала. Техникумда белем алучы 194 укучының 18е Сарман, Минзәлә, Балтач районнарыннан килеп укый. Киләсе уку елында техникумга 65 бала укырга киләчәк, – ди техникум директоры Илнар Миргалимов.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев