«Замечательный вожатый – 2025» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды
Муниципаль этапта район мәктәпләреннән 12 әйдаман катнашты.
"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә отряд вожатыйлары өчен «Замечательный вожатый – 2025» исемле республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Муниципаль этапта район мәктәпләреннән 12 әйдаман катнашты. Катнашучылар бәйгедә үзләренең оештыру осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр,
Бәйге киеренке шартларда узды. Конкурста катнашкан һәр әйдаман грамоталар белән бүләкләнде. Михайловка урта мәктәбеннән София Вахтинская (җитәкчесе - Айгөл Мәҗитова) бәйгенең җиңүчесе дип табылды. Ул Мөслим данын республика этабында яклаячак.
Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев