Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Заман белән бергә атлыйбыз

Мөслимнең «Миләшкәй» балалар бакчасында 8 елдан артык “Нәни экскурсоводлар” проекты эшләп килә

Милләтебезнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара кебек. Шуңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә нәниләрдә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.

Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасында 8 елдан артык “Нәни экскурсоводлар” проекты эшләп килә. Аның кысаларында һәр тәрбияче үз иҗади проектын әзерли һәм балалар белән төрле юнәлештә эшчәнлек алып бара. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләренең берсе. Ул балаларда да, тәрбиячедә дә зур кызыксыну тудыра, фикерләүне, сөйләмне, уйларны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында бала коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, сорауларга җавап табарга өйрәнә. Проект өстендә эшләү ике яклы: тәрбияче һәм бала эшчәнлегеннән тора. Проект алымы балаларга шактый катлаулы булган материалны да күмәк эзләнүләр аша, белем бирү процессын кызыклы, аңлаешлы итеп җиткерергә ярдәм итә.

Балаларны районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыру, аларның иҗаты аша милли тәрбия бирү, туган телнең матурлыгын һәм туган як гүзәллеген тоя, күрә белергә өйрәтү максатыннан, мин “Талантлы син, туган җирем!” проект эшчәнлеген алып барам.

Милли горурлык, туган төбәгеңә хөрмәт туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә. Язучыларның иҗатын өйрәнү, әсәрләр буенча фикер алышу балалар күңелендә тирән эз калдыра. Балаларга уңай үрнәк кирәк. Яшь буынны төбәгебезнең данлыклы шәхесләре белән горурланып яшәрлек, аларның эшен дәвам итәрлек итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Балаларга туган ягыбыз, аның табигате, мәдәнияте, талантлы шәхесләре турында сөйләү, аларга карата хөрмәт, горурлык хисләре тудыру балаларда үз иленең патриотлары булырдай характер чалымнары формалаштыра.

Проект эшен район, республика күләмендә танытырга өлгердек. Төрле конкурсларда, семинарларда, очрашуларда катнашып, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар алдык. Районыбызга, бакчабызга килгән кунакларны каршы алганда, балалар чыгышы тәкъдим ителә. Әлеге проект әти-әниләрдә дә зур кызыксыну уятты. Алар, эшебезне хуплап, балалар белән бергә төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып, матур үрнәк күрсәтә.

Балаларның бакча белән саубуллашканнан соң да, якташ язучыларның иҗаты белән кызыксынуларын дәвам итеп, конкурсларда катнашулары – минем өчен горурлык. Проект эшчәнлеге аша балаларның күңелләрендә милли хисләр тудыра алганмын икән, бу – уртак эшебезнең матур нәтиҗәсе.

Эш тәҗрибәм белән уртаклашу максатыннан, әлеге проект буенча “Талантлы син, туган җирем!” электрон методик тупланмасын да эшләдем. Ул балаларны милли рухта тәрбияләүгә, туган телнең, туган якның матурлыгын күрә белергә, районыбыз җәүһәрләре белән танышуга ярдәм итә. Шул ук вакытта ул районыбыз тәрбиячеләре өчен әзер методик кулланма да булып тора.

Алсу Гайфиева,

“Миләшкәй” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев