“Җырлап үттем данлы көрәш юлын...”
Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Мөслим урта мәктәбендә шул исемдә районкүләм фәнни-гамәли конференция узды
Кабатланмас батырлык күрсәткән Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү, аның туган көнен билгеләп үтү һәрвакыт күз уңында булды. Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында аның тууына 120 ел тулуны киң итеп билгеләп үтү аеруча мөһим. Үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт хисләренең бик тирән һәм көчле булуы кирәк бүген.
Укучыларның иҗади эзләнүләрен камилләштерү, белемнәрен арттыру, Муса Җәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның шәхесенә кызыксыну уяту максаты белән икенче тапкыр оештырылган чара шуны күздә тотып уздырылды да. Узган елдан аермалы буларак, быел чарага рус, инглиз, мари теле укытучылары да кушылды.
– Конференциянең Мөслим урта мәктәбендә уздырылуы юкка түгел. М. Җәлил биредә булган, мәктәп диварлары аны җылыткан. Быел балаларга татар телендә генә түгел, рус, инглиз, мари телләрендә дә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырдык, – диде район мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймарданова.
Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.
– Муса Җәлил – безгә төрле яктан үрнәк булырдай шәхес. Аның шәхси тормышында, иҗатында безне бүген дә шаккатыра, сокландыра һәм гаҗәпләндерә торган нәрсәләр күп. Каһарман шагыйребезне өйрәнү бүгенге буынга бик кирәк, – диде ул, конференцияне ачып.
Шигырьләр тыңлаганнан соң, кунаклар мәктәпнең Батырлык почмагына урнаштырылган М. Җәлил бюстына чәчәкләр куйдылар.
Чараның төп өлеше ике секциядә дәвам итте. Фәнни-тикшеренү эшләре Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗатын өйрәнүгә һәм шигырьләренең лингвистик аспектларын тикшерүгә багышланган иде.
Укучылар өчен быел М. Җәлил шигырьләрендәге ант, сугыш, батырлык темалары, халык авыз иҗаты белән бәйләнеше кызыклы булган. Образларны тикшерүгә, аерым алганда, ана образын ачудагы табышларына, батырлык, сабырлык һәм илһам чыганагы буларак, хатын-кызның сурәтләнешен, тел-сурәтләү чараларын анализлауга, совет матбугатында шагыйрь образының эволюциясен тикшерүгә юнәлтелгән чыгышларны укучылар кызыксынып тыңладылар. Инглиз теле укытучылары ярдәмендә 7-8 һәм 10 сыйныф укучылары Муса Җәлил, Роберт Бернс һәм Джон Маккрей шигырьләренә чагыштырма анализ ясаганнар, инглизчәгә тәрҗемәләрен өйрәнгәннәр. Мари әдәбиятында М. Җәлил мирасына, шагыйрьнең балачак шөгыль-уеннарына бәйле темаларны да кузгатканнар. Конференция эшендә ике дистәдән артык яшь тикшеренүче үз чыгышын тәкъдим итте.
Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Язилә Хәсәнова (фәнни җитәкчесе – Гөлчәчәк Даутова), Яңа Усы төп мәктәбенең 8 сыйныфында белем алучы Риана Кондратьева (фәнни җитәкчесе – Сөмбел Григорьева), Михайловка урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Эльвина Шәйдуллина (фәнни җитәкчесе – Людмила Үтәбәева) конференциядә җиңү яулады. Җиңүчеләр, призер булган Айгиз Шамс (Әмәкәй төп мәктәбе), Камилә Галиева, Ислам Нуруллин, Алиса Кәшифразова (Мөслим урта мәктәбе), Әминә Вәлиева, Азалия Хәйруллина, Алсинә Сафина, Айсылу Шәрипова (Мөслим лицее) һәм лауреатлар район мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр.
Конференциядән тыш барлык мәгариф учреждениеләре, мәдәният учаклары, китапханәләр дә, чаралар үткәреп, балаларда туган илгә тугрылыкның моңа кадәр күрелмәгән батырлыклар эшләүгә этәргеч була алуын күрсәтә. Муса Җәлил батырлыгының бүгенге көнгә аваздаш яклары ачыла. Фашизм кабат баш калкытып, дөньяны болгаткан дәвердә яшьләр аңында гуманизм, бердәмлек идеяләрен формалаштыруда, үз илеңне чиксез ярату хисләре тәрбияләүдә Муса Җәлил әле бик күп еллар үрнәк булачак.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев