Хыяллар – ак җилкән
11 сыйныфны тәмамлаган егет-кызларның йөрәк ашкынуын берәү дә тыеп тора алмас кебек иде
Гомер сукмагында бер генә була торган чыгарылыш кичәсендә һәммә кешенең: кичәге мәктәп укучысымы ул, аның әти-әнисеме, күршесеме, әби-бабасымы – барысының да йөзләрендә шатлыклы елмаю, күзләрендә бераз моңсулык, ә күңелләрдә – күтәренке бәйрәм рухы.
Берсеннән-берсе купшырак киенгән егет-кызлардан күзләрне алып булмый! Чыгарылыш кичәсе – чыннан да, зур бәйрәм ул, олы тантана! Белем тантанасы! Быел да “Кояшлы Ык” унберенчеләрне үз мәйданында “кунак итте”. Хәер, кунак итте дию дөрес тә булып бетмәс. Унберенчеләр мәйданның чын хуҗалары булдылар бу көнне. Белемне хыялларының ак җилкәне итеп күтәргән егет-кызларны котларга район башлыгы Альберт Хуҗин да килгән иде.
– Кадерле балалар, сез укучы буларак монда соңгы тапкыр утырасыз. Укытучыларыгызның да сезгә бүген соңгы тапкыр үгет-нәсихәт бирә ала торган көннәре. Бүгеннән башлап, сезнең һәрберегез аттестатлы, үз юлыгызны үзегез сайлардай кешеләр булып чыгасыз. 11 ел – күпме вакыт! Бүгенге көнгә һәрберегез сокланып карап торырлык егет-кызлар булып үсеп җиткәнсез! Уку вакытында гына түгел, мәдәни чараларда, спортта, олимпиадаларда район данын яклап, сез бик матур уңышларга ирештегез. Без сезнең белән горурландык. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә “Мөслим” исеме республикабызның төрле почмакларында лаеклы яңгырады. Тормышта алдыгызга куйган максатларга туры барсагыз, һичшиксез, яңа үрләрне яулый аласыз. Мәктәп елларында сезгә моны бик яхшы өйрәттеләр. Бу күнекмә тормышта бик кирәк булачак. Шуңа күрә алдыгызга зур максатлар куярга курыкмагыз. Сәламәт булыгыз. Һәрберегезнең үз бәхете булсын. Аны беркемгә дә бирмәгез, саклагыз. Белем алгач, барыгызның да Мөслимгә кайтуын көтеп калабыз, – диде ул.
Аерым үрнәктәге өлгергәнлек аттестаты һәм медальләр тапшырганда район башлыгы, чын алтыннан я көмештән коелмаса да, медальләрнең гомер юлында кыйммәте арта баручы бик истәлекле бүләк булуын ассызыклады.
– Медаль күп тырышлык, зур көч куеп алына. Аны югалтмагыз. Сатып алып булмый торган кадерле ядкәрне балаларыгызга, оныкларыгызга, тырышлык символы буларак, горурланып күрсәтерлек булсын! Медальләрегез сезне яңа җиңүләргә алып килсен, – диде Альберт Робертович.
Быел районыбызның алты мәктәбен 77 укучы тәмамлады. Аларның 14е – алтын, 13е көмеш медальгә лаек булды. Бу – аларның 10-11 сыйныфларны “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләргә генә тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнарын да югары балларга тапшыруын дәлилләүче зур бүләк.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев