Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Хокук бозуларны профилактикалау: Мөслим гимназиясендә киңәйтелгән Совет утырышы

Чарада 5-11 сыйныф укучылары, ата-аналар комитеты, гимназиянең педагогик коллективы катнашты

 

Мөслим гимназиясендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашында хокук бозуларны профилактикалау Советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада 5-11 сыйныф укучылары, ата-аналар комитеты, гимназиянең педагогик коллективы катнашты.

Лилия Яһдиевна балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләште, наркотик матдәләр һәм спиртлы эчемлекләр куллануның куркыныч икәнлеген тагын бер кат искәртте. Мәктәп этикеты мәсьәләләренә, мәктәп формасыннан йөрүгә, педагогларга һәм сыйныфташларга ихтирамлы мөнәсәбәткә, шулай ук мәгариф оешмасында тәртип һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирде, яшүсмерләргә комендант сәгатен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте.

Фото - район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев