Химия дөньясы – могҗиза!
Венера Семенова – Мөслим кызы. Гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә ул. Күпчелек кызлар кебек, мәктәпне тәмамлагач, табиб булырга тели. Кечкенәдән табигать фәннәренә тартыла.
– Мәктәптә укыганда геометрия, химия, физик культура иң яраткан фәннәрем иде. Әлеге фән укытучыларын да яраттым. Һәр баланың үз итмәгән фәне була. Минем өчен ул тарих иде, чөнки бик күп белергә һәм сөйләргә кирәк! Табиб булырга хыяллансам да, укытучы һөнәрен сайладым. Булачак табибларның укытучысы мин! – ди Венера Семенова.
Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Венера Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Практиканы Күбәк урта мәктәбендә уза.
Өч дистә елдан артык укучыларга химия фәннәренең нечкәлекләрен өйрәтә. 20 ел Мөслим гимназиясендә эшли.
– Гаиләдә без – дүрт бала, дүртебез дә укытучы һөнәрен сайладык. Укытучы булуны мин зур мәртәбә саныйм. Укытучы укучылар белән тигез атлый, бу күңел белән һәрвакыт яшь калу мөмкинлеген бирә. Минем өчен камил укучы ул – тәрбияле укучы, ә андыйлар укытучысын хөрмәт итә һәм тыңлый белә, – ди Венера ханым.
Ике ел рәттән Венера Семенованың ике укучысы химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Бүген алар югары уку йортларында табиб һөнәрен үзләштерә.
Венера ханым укучылары белән лаеклы төстә горурлана ала. Узган ел – биш, быел өч укучысы медицина белгечлеген сайлап, укуларын шушы юнәлештә дәвам итә. Терапевт Илнар Шәмсетдинов, педиатрлар Язилә Әһлиуллина, Азилә Бәдретдинова – Венера Семенованың укучылары.
Венера Семенова тормыш иптәше Александр белән ике кыз үстергәннәр. Кызлары да химия фәнен үз иткән, медицина юлын сайлаган.
Венера ханым укучыларында үз фәненә мәхәббәт тәрбияли. Аның дәресләре җанлы үтә. Гимназиянең химия кабинеты төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен кирәкле препаратлар белән җиһазландырылган.
Укучының уңышлары нигезендә, беренче чиратта, укытучының тынгысыз хезмәте ята. Узган ел Венера Гайсовнаның дүрт укучысы химия фәненнән төп дәүләт имтиханнарын “яхшы” билгеләренә тапшырды. Нәтиҗәле хезмәте өчен Венера ханым РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев