Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Үсеш ноктасы” мөмкинлекләргә юл ача

Районда җиденче “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге ачылды

Татарстанда “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты гамәлгә ашырылып килә. Аның кысаларында Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге булдырылды.

Мондый үзәкләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә кече шәһәрләрдә һәм авыл торак пунктларында эшләнә. Табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге проектны гамәлгә ашыру барышында Рус Шуган мәктәбендә матди-техник база яңартылды, фән һәм дәрестән тыш эшчәнлек курслары буенча цифрлы лабораторияләр, ноутбуклар, оргтехника кайтты. Физика, химия буенча мини-лабораторияләр, химия буенча реактивлар җыелмасы дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү мөмкинлеген бирәчәк.

– Мондый үзәк һәр авыл мәктәбендә булырга тиеш, дип исәплим. Укучыларга мондый кабинетлар яңа мөмкинлекләр ача. Робототехника буенча җыелма өстәмә белем бирү түгәрәген оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Ике кабинетка капиталь ремонт ясалды, тиздән дәресләрне яңа җиһазлар кулланып үткәрә башлаячакбыз. “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни юнәлештәге ресурс үзәге укучыларыбызның белемнәрен камилләштерергә ярдәм итәр, дип ышанам, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 4 октябрь саныннан укыгыз.

Фото – Рус Шуган мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев