Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уңышлар да күп, проблемалар да җитәрлек

Биш фәннән БДИ нәтиҗәләре республиканыкыннан югары

 Яңа уку елы башлана. Шул уңайдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина белән узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турында сөйләштек.

– Лилия Яһдиевна, мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзерме?

– Җирлегебездә 6 урта, 10 төп, 2 башлангыч мәктәп, 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 3 өстәмә белем бирү оешмасы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп һәм һөнәри белем бирүче политехник техникум эшли. Быел хөкүмәт ярдәме белән Күбәк, Мари Бүләр мәктәпләрендә ашханәләр ремонтланды. “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Рус Шуган төп мәктәбендә табигый-фәнни юнәлештә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылачак. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, лицейда, гимназиядә муниципаль бюджет хисабына ремонт эшләре башкарыла. Район башлыгы ярдәме белән мәктәптән тыш эшләр үзәгенең матди-техник базасы баетылды: яңа юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирүче дроннар һәм график планшетлар алынды. Яңа уку елына 11 һәм 22 урынлы ике мәктәп автобусына заявка бирелде.

– Укытучылар җитәрлекме?

– Укытучылар составы олыгая, алмашка килүче яшьләр кими бара. Районыбызда педагогик хезмәткәрләрнең уртача яше – 45 яшь. Быел ике яшь белгеч кайтты. Лаеклы ялга китүчеләр саны – 22 кеше. Мәктәпләргә инглиз теле, математика, география, рус һәм татар теле, физика, информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, технология укытучылары җитми. Яшь белгечләрне кызыксындыру максатыннан яңа уку елыннан башлап өч ел дәвамында 100әр мең сум ярдәм биреләчәк. “Татарстан югары уку йортларында кадрлар әзерләүгә стипендия ярдәме” максатчан проектында 14 студент катнаша. Быел әлеге проектка тагын 1 укучы кушылды. “Авыл укытучысы” программасы буенча рус теле, математика укытучыларына ихтыяҗ бар, ләкин авыл мәктәпләренә кайтырга теләк белдерүче булмады.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев