Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Укытучылар җитми

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина белән узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турында сөйләштек.

– Лилия Яһдиевна, укытучылар җитәрлекме?

– Мәгариф учреждениеләрендә 404 (76 тәрбияче, 328 укытучы) мәгариф хезмәткәре хезмәт куя. Мәктәпләрдә педагогларның җитмәве, яшь белгечләрне кайтару, аларны мәктәптә калдыру мәгариф өлкәсенең көнүзәк мәсьәләсенә әверелде. Районыбызда педагогик хезмәткәрләрнең уртача яше – 44 яшь. Быел кадрлар составы нибары ике яшь белгеч белән тулыланды. Лаеклы ялга китүчеләр саны – 20. Өч елга кадәр стажлы яшь мөгаллимнәр саны – алты, 35 яшькә кадәрле педагоглар – 29, пенсия яшендәге укытучылар – 23 кеше. Мәктәпләргә математика, география, рус теле, физика, информатика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме, технология укытучылары җитми. Әлеге мәсьәлә педагогик белем алучы өлкән курс студентларын, башка мәктәп укытучыларын, лаеклы ялдагы мөгаллимнәрне җәлеп итү, дәресләр йөкләнешен арттыру хисабына хәл ителә. Бүгенге көндә педагогларның 30 проценты 1,5 һәм күбрәк ставка йөкләнешенә ия. “ТР югары уку йортларында кадрлар әзерләүгә стипендия ярдәме” максатчан проектында 13 студент катнаша. Яшь белгечләрне кызыксындыру максатыннан, өч ел дәвамында 100әр мең сум акчалата ярдәм бирелә башлады. Былтыр бу мөмкинлектән – ике, быел тагын ике яшь белгеч файдалана.

48 авылдан 398 укучыны 12 мәктәпкә йөртү өчен, 22 маршрутта 18 автобус хезмәт күрсәтә.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев