Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Укытучылар җитми

Быел районга нибары ике яшь белгеч кайткан, лаеклы ялга китүчеләр саны – 20 кеше

Яңа уку елы башланды. Шул уңайдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина белән узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турында сөйләштек.

– Лилия Яһдиевна, яңа уку елы нинди яңалыклар алып килде?

– Быелгы уку елыннан тарих, мәҗбүри предметларның берсе булып, үз эченә “Россия тарихы” һәм “Гомуми тарих” блокларын ала. Предметны укытуга каралган сәгатьләр саны да арта. 5-7 сыйныфларда тарих фәне “Безнең төбәк тарихы” модуле белән тулыландырыла. Җәмгыять белеме фәне 6-7 сыйныфларда уку планыннан алынды, 11 сыйныфта база өлешендә сәгатьләр саны киметелде. Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте предметы укытыла башлый. Россия Федерациясенең берничә регионында пилот проекты буларак тәртипкә билге кую да кертелә. Тагын бер яңалык: Россия мәктәпләренә кабул иткәндә, чит ил балаларына рус теленнән мәҗбүри тест үткәрелә. Районда 13 мигрант бала исәпләнә, ике укучы бу процедураны үтте инде. Моннан тыш, закон нигезендә, укытучыларга белем күтәрү курсларын шәхси уку йортларында үтү тыела; педагогик белеме булмаган, әмма шушы юнәлештә укучы югары уку йортлары студентларына мәктәптә укыту мөмкинлеге бирелә.

– Узган уку елы нәтиҗәләрен барлыйк әле. Укучылар сынатмадымы?

– 2024-2025 уку елы нәтиҗәләре буенча районда белем бирү сыйфаты 52 процент тәшкил итте, өлгереш – 99 процент. Быел 77 чыгарылыш сыйныф укучысы 12 фәннән БДИ тапшырды. 2023-24 уку елы белән чагыштырганда, информатика фәнен тапшыручылар саны – 10,95; профильле математиканы – 10,74 процентка артты, химия, физика, биология, географиядән дә имтихан тапшыручылар күбрәк. Физика, химия һәм биология фәннәреннән уртача балл республиканыкыннан югары, калган предметлардан түбәнәю күзәтелә. Рус теле һәм математика буенча иң яхшы күрсәткечләрне Күбәк мәктәбе һәм Мөслим гимназиясе бирде. БДИда 23 чыгарылыш сыйныф укучысы 41 югары нәтиҗә күрсәтте. 13 укучы ике-өч предметтан югары баллар җыйды. 29 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медальләренә дәгъва белдереп, 27се генә тиешле таләпләрне үтәде. Барлык укучылар да өлгергәнлек аттестатын алды.

Төп дәүләт имтиханын 9 сыйныфларда белем алучы 215 укучы тапшырды. Баек мәктәбе математика һәм рус теленнән 100 процент сыйфат өлгерешен күрсәтте. Мари Бүләр мәктәбендә – сыйфат өлгереше имтихан биргән дүрт фәннән дә – 100 процент. 9 сыйныф укучыларының 55е урта мәктәптә белем алуын дәвам итә, 22 укучы Мөслим политехник техникумында укыячак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган дүрт укучы ике предметтан ГВЭ формасын сайлады.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 5 сентярбь саныннан укый аласыз 

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев