Укытучылар династиясе
Мари Бүләр мәктәбендә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучылар династиясе эшли.
Сугышта катнашып, Суслонгер лагерьларында булып, авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән Тимеркәй белән Алмабикә сигез балага гомер бүләк итә. Колхоз эшеннән кайтып кермәгән әти-әни: “Безнең укырга мөмкинлек булмады. Сез белем алырга тиеш!” – ди торган була. Нәтиҗәдә балаларның барысы да белем алып, һөнәр үзләштерә. Сигез баланың бишесе укытучы һөнәрен сайлый.
Иң өлкән кызлары Надежда Изибаева 37 ел Мари Бүләр мәктәбендә технология укытучысы булып эшли. Ул – үз инициативасы белән мәктәптә музей оештырган кеше. Музей экспонатларның күп булуы белән игътибарны җәлеп итә. Булсынга эшләгән, киләчәк буынны тарихи ядкәрләр белән таныштырырга теләгән кеше генә җаны-тәне белән иҗтимагый эшкә тартыла ала.
Күптән лаеклы ялда булса да, мәктәпкә сукмакны онытмый Надежда Изибаева. Класс сәгатьләрендә катнаша, “Тормыш дәресләре”ндә чыгыш ясый. Мәктәпкә мәртәбәле кунаклар килгәндә дә музей белән таныштырырга Надежда Тимеркәевнаны чакыралар, чөнки тарихи ядкәрләр турында аның кебек сөйли белүче бүтән юк. Ул – авылның “аяклы энциклопедия”се. Надежда апаның ике кызы да, әниләре юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган.
Бүген мәктәптә Шамукаевлар нәселеннән өч кеше хезмәт куя. 35 ел рус теле һәм әдәбияты укытучы Клавдия Мусинаның беренче укытучысы да бертуган апасы Надежда Тимеркәевна була. 19 яшендә Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч класслар укытырга дип кайткан кыз бүген – тормыш тәҗрибәсе туплаган абруйлы мөгаллимә. Читтән торып Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында белем ала. Күрше Яңа Сәет авылы егетенә кияүгә чыгып, бәхетен туган җирендә таба.
Укыта торган фәне җиңелләрдән түгел. Контроль эшләр, иншалар, тестлар, олимпиадаларга һәм имтиханнарга әзерләү. Районкүләм олимпиадаларда Клавдия Тимеркәевнаның укучылары ел саен призер була. Бу – укытучы хезмәтенә дә бәя. Хезмәтен бәяләгән бүләкләр арасында иң кадерлесе һәм саллысы – “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе.
Клавдия Шамукаева 22 ел дәвамында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын да башкара. Мәктәптә иң авыр вазыйфаларның берсе бу. Документация белән эшләүдән тыш, сыйныф җитәкчеләре һәм балалар белән дә эшләргә кирәк. Ул һәр баланың җаен табып, кирәк булса, дәрестән соң калып, хәтта өенә барып, укучылар белән элемтәләрен ныгыта.
– Клавдия Тимеркәевна эшен яратып, җиренә җиткереп, иҗади якын килеп башкара. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белә. Бик белемле һәм таләпчән укытучы, – ди аның турында мәктәп директоры Венера Кириллова.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Клавдия ханымның ике кызы да Яр Чаллы педагогия институтында белем алган. 31 еллык хезмәт стажына ия Константин Шамукаев – физик культура, тормыш иминлеге һәм рәсем укытучысы. Гадәттә, белемле рәсем укытучысын табуы бик авыр. Бу яктан Мари Бүләр укучылары бәхетле. Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлап кайтканнан соң мәктәптә хезмәт юлын башлый ул. Яр Чаллы педагогия институның сәнгать факультетында читтән торып белем ала һәм физкультура укытыр өчен шушы институтның физик тәрбия факультетын тәмамлый. Сәләт нәселдән килә. Константин Тимеркәевичның улы Кирилл да әтисе кебек рәсем ясарга оста. Төрле бәйгеләрдә катнашып, район, республика күләмендә Мактау кәгазьләренә лаек булган егет – дүрт ел рәттән татар теле буенча республика фән бәйгеләре призеры. Узган ел, Казанда үткән татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашып, дипломга лаек була.
Мәктәптә елдан-ел балалар кими. Шулай да Мари Бүләр мәктәбе укучылары, район үзәге мәктәпләрен дә артта калдырып, призлы урыннар яулый. Кышкы туризм ярышлары шуңа дәлил. Эш еллар дәвамында барганда гына уңышка ирешеп була. Константин Шамукаев балалар белән даими эшли.
– Мәктәпнең спорт өлкәсендә ирешкән уңышларында Константин Тимеркәевичның өлеше зур. Волейбол, бадминтон түгәрәкләре алып бара, балаларны ГТО нормативларын тапшыруга әзерләүдә зур хезмәт куя. Хуҗалык эшләрендә дә алыштыргысыз ярдәмчебез, таянычыбыз ул, – ди аның хакында Венера Виталиевна.
Константин Шамукаевның тормыш иптәше Ирина Тимеркәевна, Яр Чаллы педагогик көллиятен тәмамлагач, Симәк урта мәктәбендә эшли башлый. Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетында читтән торып белем ала. Ирина Тимеркәевна – белемен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз педагог. Яңалыкны тиз эләктереп ала һәм практикада куллана. Онлайн аралашу мөмкинлегеннән файдаланып, чит ил укытучылары белән элемтәдә тора. Алар белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, эш алымнарын киңәйтә, педагогик эшчәнлегендә куллана. Бу укучыларга чит телне өйрәтүдә нәтиҗәле алым булып тора. Онлайн дәресләр үткәрү мөмкинлеге дә укучыларда әлеге предметка кызыксыну уята. Нәтиҗәдә укучылар чит тел буенча районда узган фән бәйгеләрендә ел саен призлы урыннар ала.
Шамукаевларның Надежда апа башлангычы белән төзелгән гаилә шәҗәрәсендә беренче буын 1750 еллардан башлана. Мөгаллим һөнәрен сайлаган туганнар, кияү-киленнәрнең хезмәт елларын бергә кушканда нәселнең 570 ел педагогик стажы бар! Надежда, Клавдия һәм Константин Шамукаевның балалары да әти-әниләре һөнәрен дәвам итәрләр, дип ышанасы килә.
Фото - К. Мусинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев