Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Укучылар «Сетевая Компания» җәмгыятенең Мөслим подстанция төркеме мастеры Радик Ханов белән очрашты

Дәрес «Трансформатор подстанцияләренең билгеләнеше һәм төрләре» темасы буенча узды

Г. Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы энергосыйныф укучылары "Сетевая Компания" җәмгыятенең Мөслим подстанция төркеме мастеры Радик Ханов белән очрашты.

"Дәрес "Трансформатор подстанцияләренең билгеләнеше һәм төрләре" темасы буенча узды.Радик Разинович трансформатор подстанцияләренең төп функцияләре, аларның электр энергиясен бүлүдә һәм үзгәртүдәге роле турында сөйләде. 9нчы сыйныф укучылары югары вольтлы һәм түбән вольтлы подстанцияләр, аларның төзелеше һәм хезмәт күрсәтү ысуллары турында мәгълүмат алды. Белгеч үз эшендәге гамәли очраклар белән уртаклашты, системаның һәр элементы энергия белән тәэмин итүнең ышанычлы булуына йогынты ясавын аңлатты", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фото - Мөслим урта мәктәбеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев