Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Укучылар җиңүләре белән сөендерә

Республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен үткәрелгән татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Алинә Шакирова - җиңүче, 5 нче сыйныф укучылары Илдан Гайсин, Ралина Әхмәдуллина, Сылу Хәсәнова, 9 нчы сыйныф укучысы Ясминә Вәлиева, 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Әгълиева, 11 нче сыйныф укучысы Мәдинә Морзаханова, Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Зәринә Мирсалихова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нәзилә Галимова призёрлар булдылар.

Укучыларны бәйгегә Чулпан Ситдыйкова, Эльвера Ситдыйкова, Ләйсән Сафина, Гөлчәчәк Даутова, Зилә Авзалова әзерләгән.

 Фото - район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев