Төрле якка юллар чакыра
Мөслим политехник техникумын 65 укучы тәмамлады
Алар авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштергән. Урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестат белән бергә егет-кызлар һөнәр үзләштерү турында дип-ломнар да алдылар.
Район башлыгы Альберт Хуҗин яшь белгечләргә уңышлар теләде, хәрби хезмәткә киткән егетләрнең әти-әниләренә һәм чыгарылыш кичәсеннән соң илебез чикләрен сакларга китүче 10 егеткә дипломнар тапшырды.
– Матур, зур максатлар куйганда гына яшәү кызыклы һәм мәгънәле була. Бер чынаяк кофе яисә чәй эчәргә иде, кафега кереп роллы ашарга иде дигән теләк максат була алмый. Бүген алдыгызга куйган беренче максатыгызга ирештегез: үзегез сайлаган һөнәрләр буенча дипломнар алдыгыз, яшь белгеч булып тормыш юлыгызның икенче этабына – хезмәт юлына аяк басасыз. Сезне без, республикабыз, илебез көтә. Яр Чаллыга гына да 4 меңнән артык белгеч кирәк! Сәнәгать үсә, яңа завод-фабрикалар төзелә, җитештерү объектлары саны арта. Шуңа күрә дә, һәркайда да сезнең кебек белгечләр бик кирәк. Туган җирегезне яратучы егет-кызлар буларак, сез Мөслимебездә калып, матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләрсез, дип өметләнәбез. Шушы җирдә гаилә корып яшәсәгез, Мөслимебез тагын да үсәр, алга барыр, – диде район башлыгы.
Ул техникум укучыларының махсус хәрби операциягә озатылучы йөкне төяүдә, рай-оныбызда узучы иҗтимагый чараларда актив катнашуларын да билгеләп үтте.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев