Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы

Мөслим гимназиясе базасында мәктәп директорлары өчен тәҗрибә уртаклашу (стажировка) семинары узды. Ул “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе белән берлектә оештырылды һәм “Җитәкче мәктәбе: нәтиҗәле идарә итү практикасы” исеме астында үтте.

Семинарның гимназия базасында узуы юкка түгел, әлеге мәктәп квалификация күтәрү өчен стажировка мәйданчыгы булып тора. Семинарда Актаныш районы мәктәпләренең директорлары катнашты. Мәктәп директорларының белемен күтәрү буенча стажировка өч көн дәвам итте.
– Беренче көнне директорлар тәҗрибә уртаклашты, мастер-классларда катнашты. Икенче көнне Мәгарифне үстерү институты вәкилләре белән берлектә документлар белән эшләү оештырылды. Стажировканың өченче көнендә Мәгариф һәм фән министрлыгы онлайн-семинар үткәрде, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова.
– Безнең институт проектны фәнни-методик яктан тәэмин итә. Семинар кысаларында мәктәп директорлары башка районның, башка мәктәпләрнең тәҗрибәсен өйрәнә, үзенә ала һәм куллана, дип өметләнәм. Без беренче булып директорларны җыйдык, чөнки алар – җитәкче, лидер. Җитәкче үзе белгәнне кул астында эшләүчеләргә дә җиткерә, тәҗрибәсен бүлешә. Директорлар киләчәктә дә үзара аралашып, хәбәрләшеп торыр, яңалыклар белән бүлешер, дип уйлыйм, – диде Мәгарифне үстерү институтының тәрбия лабораториясе җитәкчесе Марат Шәехов. 
– Проект башланганчы һәр мәктәп директоры анкета тутырды, тестлар эшләде. Шулар нигезендә мәктәпнең көчле яклары, сорауларга ачыклык кертәсе өлкәләр билгеләнде. Шуннан чыгып, кайсы мәктәп директорының нинди районга барачагын билгеләделәр. Без Азнакай районына бардык, аларның эшчәнлеге белән таныштык. Безгә актанышлылар килде, алар белән тәҗрибә уртаклаштык. Алга таба үсеш өчен стажировкалар нәтиҗәле булыр, дип уйлыйм, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов.
Гимназиядә узган чара “Директорларның креативлыгы – идарә итүнең хәлиткеч факторы” исеме астында үтте. Семинар-уку дүрт юнәлештә барды. Беренче юнәлеш – “Үсеш программасын эшләү” дип аталды. “Уңай имидж формалаштыру” квестында кунаклар “Мөслим егете. Мөслим кызы”, “Үсеш ноктасы” проектлары, “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең зона туры җиңүчеләре, укучылар үзидарәсе эшчәнлеге, укытучыларның уңышлары белән танышты. Мастер-классларда укытучылар тәҗрибә уртаклашты. “Оешма үсеше белән идарә итү” дип аталган дүртенче юнәлештә гимназия директорының уку-укыту буенча урынбасары Лилиана Миннегалиева сорауларга җавап бирде. Гимназия директоры Азат Мирзаянов мәктәпнең проект эшчәнлеге турында сөйләде.
– Тәҗрибә мәйданчыгы бик әзерлекле, эчтәлекле оештырылган. Киләчәктә кулланырдай бик күп яңалыклар алдык. Аралашып яшәү алга таба үсәргә омтылыш бирә. Гимназия коллективына зур рәхмәт! Киләчәктә дә элемтәләрне өзмәскә иде, – ди Актаныш сәләтле балалар гуманитар интернат-мәктәбе директоры Венера Хаева-Хәмитҗанова.
Гимназия коллективы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан бирелгән стажировка мәйданчыгы булуын раслаучы сертификатка ия булды. 
Фото Мәгариф идәрәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев