Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбия нигезе

Балаларны кечкенәдән әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы. Балаларны тәрбияләүдә иң җавапалы чор – 6 яшькә кадәр, чөнки нәкъ шушы чорда балага әхлак сыйфатларының нигезе салына.

Балаларның үз-үзен тотышы, аларның өлкәннәргә һәм иптәшләренә карата булган мөнәсәбәте иң беренче чиратта гаиләдә башлана. Ә инде бала бакчага килгәч, тәрбияче һәм әти-әниләр белән берлектә дәвам ителә. Балага тәрбия бирү, ата-анадан һәм тәрбиячедән зур осталык һәм тырышлык сорый. Тәрбия эшенең максаты – балаларны физик һәм рухи яктан әзерләп, аларны җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерү.

Тәрбия эзлекле булганда, әти-әни, балалар, мәктәп бергә хезмәттәшлек иткәндә генә балаларга тәрбия бирү уңай нәтиҗәләр бирә. Р.Фәхретдиннең нәсыйхәтләре моны ачык дәлилли: “6 яшькә кадәр алган тәрбияне, соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән ул. Балаларны бай рухлы, әхлаклы итеп тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең роле зур. Бигрәк тә әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр тәрбия бирүдә зур урын алып тора. Алар аша баланың фикерләү сәләте үсә, тапкырлыгы арта, туган теленә мәхәббәт тәрбияләнә. Мәкаль һәм табышмаклар элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе булган.

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә күмәк уеннар, борынгы бәйрәмнәр үткәрү зур әһәмияткә ия. Балалар бәйрәмнәрне көтеп алалар, яраталар: төрле җырлар, шигырьләр, биюләр һәм уеннар өйрәнәләр. Бу үз чиратында, балаларга халкыбызның гасырлар буена сакланып килгән рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен җиткерү, өйрәтү. “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Нардуган”, “Карга боткасы”, “Әбиемнең күңел сандыгы” кебек бәйрәмнәр балаларда милли горурлык, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Язмамны Р.Фәхретдиннең үгет-нәсыйхәтләре белән белән тәмамлыйсы килә: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек байлык һич булмас; тәрбияле баланы һәркем яратыр, аны мактап телгә алырлар, ә тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, хурлар вә кимсетерләр генә”.

Роза Исламова, “Кояшкай” балалары бакчасы тәрбиячесе.

 

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев