Тантаналы чыгарылыш: яңа белгечләр юлга чыкты!
Чара район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды
Техникумның 65 студенты авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эскплуатацияләү һәм ремонтлау, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мастеры, пешекче-кондитер белгечлекләре буенча белем туплап, имтиханнарын уңышлы тапшырды һәм тантаналы рәвештә кулларына диплом алды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин яшь белгечләргә уңышлар теләде, киләсе көнне армия сафларына озатыласы егетләргә һәм шушы көннәрдә озатылган егетләрнең әти-әниләренә балаларының дипломнарын тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, техникум җитәкчесе Илнар Миргалимов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм әти-әниләр дә чыгарылыш студентларын бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
Чара район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев