Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Табиб булырга телиләр

Мөслим гимназиясендә медицина сыйныфы эшли

Мәгариф системасы һәрдаим үзгәрешләр кичерә. Мәктәп яшеннән үк балаларга һөнәр сайларга ярдәм итү белем бирү системасында һәрвакыт үзәктә булды. Шуларның берсе - профильле сыйныфлар ачу.

Менә өч ел инде Мөслим гимназиясе укучылары медицина сыйныфларында һөнәри күнекмәләр ала, мөгаллимнәр җитәкчелегендә төрле проектларны тормышка ашыра, фәнни-тикшеренүләр үткәрә. Медицина сыйныфлары ачу идеясе юктан гына барлыкка килмәгән. 3 ел элек Шамил Баяновның район тарихында беренче тапкыр химия һәм биология фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарында 200 баллык нәтиҗә күрсәтеп, академик И. П. Павлов исемендәге Санкт-Петербург медицина университетына бушлай укырга керүе бик күп укучыларда алга таба медицина буенча белем алуга кызыксыну уяткан. Шамил аларга үрнәк булды, укуга җитди караш булдырды, дип саный мәктәп директоры Азат Мирзаянов.

– Профильле сыйныфлар ачу беренче карашка гына җиңел сыман. Чынлыкта исә ул мәктәпнең материаль-техник базасы нык булуын, анда югары һөнәри әзерлекле укытучылар эшләвен таләп итә, матди чыгымнар да сорый. Монда әти-әниләрнең дә мәктәп белән тыгыз элемтәдә торуы мөһим. Профильле белем бирү гамәли дәресләр белән ныгытылырга тиеш. Ә моны профильле уку йортларыннан башка эшләп булмый. Медицина профиле буенча махсус курслар үтәр өчен, беренче чиратта, Мөслимнең үзендә медицина буенча белем бирү учреждениесе булмау кыенлык тудыра. Без бу мәсьәләне уңай хәл иттек: Әлмәт медицина көллияте белән килешү төзеп, укучыларга әлеге шәһәрнең медицина учреждениеләрендә практика үтү мөмкинлеге алдык. Укучыларны Әлмәткә махсус автобус йөртәчәк. Район хакимияте бу максатта ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде, - ди ул.

Медицина сыйныфлары ачуны сорап, быел балалары 9 сыйныфка килүче ата-аналардан ике дистәдән артык гариза кергән. Практика узган укучыларга уку елы ахырында махсус юнәлешле курсларда белем алу турында сертификат тапшырылачак. Бу исә 9 сыйныфны тәмамлаган укучыларга профиль буенча уку йортларында кергәндә өстәмә 3 балл бирә. Медицина уку йортларының бюджет урыннарына укырга керергә теләүчеләр күп, көндәшлек зур, шул сәбәпле һәр балл зур әһәмияткә ия. Яңа профиль буенча сыйныфлар ачылу укучыларда ныклы белем алуга, табигать фәннәрен тирәнтен үзләштерүгә омтылышны арттырган. Эчке мотивациянең булуы - укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә зур шатлык. Медицина учреждениеләрендә узучы гамәли дәресләрдә катнашу укучыларга һөнәрне дөрес сайлау-сайламау турында чынбарлыкка туры килгән күзаллау булдырырга да ярдәм итә икән. Практика узгач, кайбер укучылар хирург булырга карар кылган, кайберләре теш табибы булырга уйлаган булса да, тора-бара педиатрия юнәлешенә кызыккан, беришләре терапия юнәлешендә белем алачагын хәл иткән. Кайберләре медицина юнәлешен дөрес сайламавын аңлаган. Һөнәр сайлау мәсьәләсен хәл иткән вакытта монысы аеруча әһәмиятле дип саныйлар әти-әниләр. Һөнәрне дөрес сайламау аркасында белем алуга сарыф ителгән алтын вакытның әрәм булганын аңлаудан да читен нәрсә бар микән?! Мөслим гимназиясенең медицина сыйныфларында белем алучы укучылар, практика үтәр өчен, Әлмәт шәһәренә 10 тапкыр барачаклар. Курслар октябрь ахырында башланып, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр тәмамланыр дип көтелә. 

Укыту предметына кызыксыну булдырып кына калмыйча, аны тирәнтен үзләштерүгә омтылышны озак еллар саклау өчен дәрестән тыш та никадәр эшләргә кирәк! Тәҗрибәләр ясарга, фәнни тикшеренүләр үткәрергә махсус җиһазлар алу өчен, укытучылар укучылар белән берлектә проект эше башкарып грант отканнар. Нәтиҗәдә, кыйммәтле уку әсбапларына, җиһазларга ия булганнар. Быел да биология укытучысы Ләйсән Бариева җитәкчелегендә 5 укучы бөтенроссия проектында катнашу өчен тәҗрибәләр үткәрә. Ләйсән Фәһәметдиновна “Экокалейдоскоп” берләшмәсе эшчәнлеген тәэмин итә, укучылар республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. БДИны 100 баллга тапшырган укучылары белән республика күләмендә хөрмәт казанган тәҗрибәле укытучы Венера Семенованың укучыларны имтиханнарга әзерләү тәҗрибәсен бик күп мөгаллимнәр өйрәнә. Болар барысы да – дәрестә ныклы белем биреп кенә калмыйча, укучылар белән дәрестән тыш вакытта армый-талмый хезмәт кую нәтиҗәсе дә. Әлеге нәтиҗә төрле бәйсез оешмаларның рейтингында да ачык күренә. Мәсәлән, RAEX рейтинглар төркеме сайты мәгълүматлары буенча, быел Мөслим гимназиясе чыгарылыш укучыларының "Медицина" юнәлешендә көндәшлеккә сәләте буенча Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасында 38нче баскычында урын алды. Эре шәһәрләрдә урнашкан белем бирү учреждениеләре белән беррәттән  рейтингта урын алган кечкенә муниципаль районнарның да булуы игътибарга лаек. Бу - Мөслим районы өчен зур горурлык.

Гөлназ Җәлилова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев