Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Сезнең гомер зая узмаган

Укучыларның шушы бәйгегә килгән иншалары белән таныштыруны дәвам итәбез

Әбием – лаеклы ялдагы укытучы

Минем яраткан әбием бар. Аның исеме - Нина. Аның яше зур, ул бик күпне күргән. Әби 86 яшен тутырды.

Әбием яшь вакытында мәктәптә укытучы булып эшләгән. Укыткан укучылары хөрмәт итәләр, һәрвакыт килеп хәлен белеп торалар.

Әбиебезнең өендә чисталык, тәртип, тәрәзә төпләрендә гөлләре шау чәчәктә утыра. Ул безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Каникулларны, аның кочаклап каршы алуын сагынып көтеп алабыз. Аның эшләгән вакытындагы мактау кәгазьләре, грамоталары, медальләре бар. Алар әбиебез өчен һәрберсе кадерле, эшләгән вакытындагы тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ул аларны кадерләп саклый.

Һәр кеше өчен әбисе якын дип уйлыйм мин. Бездә әбиебез белән горурланабыз. Әбиебезнең тагын да озак еллар исән-сау булып яшәвен, авырмавын телибез.

Тазова Ивилена. Мөслим гимназиясе укучысы.

 

Дәү әнием

Бу дөньяда якын, яраткан кешеләрем бик күп. Ләкин әниемнән кала, кадерле кешем - ул минем дәү әнием.

Минемчә, дәү әнисе булган һәрбер бала, бу тормышта бик бәхетле. Аның кайнар ашлары, пешкән тәмле ризыклары, назлы җылы сүзләре йөрәккә үтеп керә.

Минем дәү әни дә шундыйларның берсе, ул мине бик ярата. Минем өчен барсын да эшләргә әзер. Бу тормышта агымга каршы барып, бирешмәскә өйрәтүче, төпле киңәшләре белән, мине киләчәккә өндәүче, елаган чакларымда юатучы, уңышларыма сөенүче  ул – дәү әнием.

Минһаҗева Риана. Мөслим гимназиясе укучысы.

 

Әбиемә булган рәхмәтем

Минем әбием Рәхимә исемле. Минем өчен кадерле, яраткан әби ул.

Рәхимә әби – әтиемнең әнисе.

Ул чыгышы белән  Казан артыннан. Әби Арча районы Мәлисә авылында, гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Язмыш җилләре аны Мөслим районына китереп чыгарган.

Мин аны бик яратам. Ул дөньяда иң ягымлы, киң күңелле әбидер. Безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Буш вакытларымда мин аңа йорт эшләрендә булышам. Ә кичләрен бергәләп саф һавада йөреп кайтабыз, телевизор карыйбыз, башваткычлар чишәбез, ял итәбез.

Хәзергесе вакытта әби лаеклы ялда. Мин аңа кояш гомере, саулык-сәламәтлек телим.

Әбием - без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез!

Бариева Ралина. Мөслим гимназиясе укучысы.

 

Әбиләрнең кадерен белик

Минем әбиемнең исеме Рәмилә. Аңа 66 яшь. Ул Арча ягы кызы, Мөслимгә килеп төпләнеп калган. Әбинең ике баласы бар. Кызы – Лилия, ул минем әни инде, улы – Алмаз абый. Әби, балалары кеше булсыннар, үз юлларын тапсыннар дип  бик күп көч куйган,

Ул  озак еллар Мөслим коры сөт заводында лобарант булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Без –оныкларын тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлый, иртәләрен иркәләп йокыдан уята, яхшы укыгыз дип мәктәпкә озата.

Мин аны бик-бик нык яратам, аның белән горурланам. Сәламәт бул, әбием! Бервакытта да йөзеңнән елмаю китмәсен, кайгы күрмә.

Сабитов Сәмир. Мөслим гимназиясе укучысы.

 

Әбиемнең гаҗәеп таланты

Минем дә яраткан Венера әбием бар. Ул якты йөзле, киң күңелле, барлык бәйрәмнәрдә дә катнашырга өлгерә. Ул үзе язган җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясый.

Җырларга көйләрне дә үзе язучы әбием миңа һәрвакыт үрнәк. Аның “Җырлы яшьлек” исемле иҗат төркеме бар. Алар хәйрия концертлары оештыралар. Без дә гаиләбез белән  концертларда катнашабыз.

Венера әби концертлар гына куеп калмый, тәмле ризыклар пешереп безне сыйларга да, бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр үстерергә дә җитешә.

Нургалиева Исламия. Мөслим гимназиясе укучысы.

 

Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев