Саннар һәм хәрефләр урынына — мәдәният һәм гореф-гадәтләр
Мәгариф

Саннар һәм хәрефләр урынына — мәдәният һәм гореф-гадәтләр

Педагогларга бердәм методик җыелмалар әзерләнгән

Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен тәрбия бирү, укыту, балаларның үсеше бердәм программаларын эшләгән. Бу хакта «РИА Новости»га биргән интервьюсында ведомство башлыгы Сергей Кравцов сөйләгән.

«Без тәрбия, укыту һәм үсеш буенча бердәм федераль эш программаларын эшләдек һәм эштә системалылык булдырдык», - дигән ул.

Министр билгеләп үткәнчә, педагогларга һәр яшь төркеме өчен бердәм методик җыелмалар әзерләнгән.

Элегрәк Кравцов Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларының эш стандартын яңартачак, дип хәбәр иткән иде. Балаларның хәреф һәм саннарны ятлауларына түгел, ә аларның мәдәният, әдәбият, гореф-гадәтләр һәм әхлакый ориентирлар белән танышуларына басым ясалачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygy-balalar-bakcalary-ocen-berdam-tarbiya-programmalaryn-eslagan-5929902

Фото: Татар-информ


Нет комментариев