«Сәйяр» фестивалендә «Асылташ» мәктәбе театр төркеме икенче урынны яулады!
Фестиваль 2016 елдан бирле «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның теллен саклау, өйрәнү һәм үстерү» кысаларында үткәрелә
Бүген, 15 майда, Казан шәһәрендә "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләнү тантанасы узды. Фестивальнең җиңүчеләренә һәм барлык призерларына дипломнар һәм театр студияләрен үстерү өчен акча сертификатлары тапшырылды.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең "Асылташ" театр төркеме (аны Синара Яббарова җитәкли) югары осталык һәм иҗади әзерлек күрсәтеп, бәйгедә 2 нче урынны яулады. Яшь артистлар акча сертификаты белән бүләкләнделәр.
Фестиваль 2016 елдан бирле "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның теллен саклау, өйрәнү һәм үстерү" кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә.
Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев