Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шәһәр бакчалары читтә торсын!

Район үзәгендәге балалар бакчаларына 4 млн сумлык интерактив проекция комплекслары кайтты.

Районда мәгариф өлкәсенә игътибар зур. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да капиталь ремонтланган, заманча җиһазланган, чиста, төзек, матур. Мәгариф хезмәткәрләре дә бакчаны методик кулланмалар, дидактик материаллар белән тәэмин итү өчен күп хезмәт куя.

Яр Чаллыдан килгән сеңлем Мөслимдәге балалар бакчасын күреп, гаҗәпләнү катыш соклануын белдерде: “Шундый матур! Тәрбиячеләрнең балаларга мөнәсәбәте дә җылы”. Шулай булмыйча, Мөслим бит бу!

Быел балалар бакчаларына интерактив җиһазлар кайтты. Әйе-әйе, хәзер бакчаларда да интерактив такталар һәм башка шундый җиһазлар кулланыла. Интерактив проекция комплексы биш җайланмадан: интерактив такта, өстәл, идән, стена һәм комлыктан гыйбарәт, анда 50гә якын уен бар. Интерактив җиһазлар балаларны хәреф танырга, сүзләр төзергә өйрәтә. “Миләшкәй” балалар бакчасында әлеге җайланмаларны тәкъдим иткәндә яңа әсбаплар өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты. Кызыкмаслык та түгел бит, интерактив өстәлдә предмет исеме дөрес язылса, әлеге предмет яки зат җанлана, тавыш бирә. Сүз хаталы булса, ясалма интеллект тагын бер кат уйларга киңәш итә. Шушы ук уен ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, табигатьне (география, биология) өйрәнергә, командалы уеннар үткәрергә була. Интерактив комлык башваткычлар да тәкъдим итә. Җайланма ярдәмендә хәтта
хәрәкәтле уеннар да уйнарга мөмкин. Уен дивардагы яки идәндәге интерактив тактага туплар атудан гыйбарәт. Бик җайлы кебек тоелса да, туктаусыз хәрәкәттә булган шарларга туп тидерү җиңел түгел.

Мондый уеннар вакытында куллар һәм күрү аппаратының бер үк вакытта эшләве, кул-аякларны төгәл хәрәкәтләндерү моторика үсешенә китерә. Моториканы (бигрәк тә вак моториканы) үстерү балаларның сөйләме формалашуга, игътибары, эшкә сәләте, интеллектуаль һәм иҗади эшчәнлеге,
акыл үсешенә, хәтерне яхшыртуга, логик фикер йөртүгә уңай тәэсир итә.

– Балалар бакчаларында, традицияләрне саклаган хәлдә, яңа дәрес алымнары кулланыла. Бакчаларда заманча әсбаплар куллану мөмкинлеген тапкан район башлыгы Альберт Хуҗинга рәхмәт! Альберт Робертович мәгариф өлкәсе белән даими кызыксына һәм барлык уңайлыкларны тудырырга тырыша, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

4 млн сумлык әлеге җиһазлар район бюджеты хисабына алынган. Авыл балалар бакчаларына йөрүче нәниләрне дә Мөслим бакчаларына алып килеп, заманча җиһазлар ярдәмендә шөгыльләр үткәрергә була. “Миләшкәй” балалар бакчасында тагын бер заманча әсбап – метеомәйданчык эшли. Биредә һава температурасын, җил юнәлешен, явымтөшем күләмен ачыкларга мөмкин.
Нейротренажерлар да бар, алар аяккуллар хәрәкәтенә нигезләнгән уеннарга корылган. Моннан тыш район үзәгендәге һәр бакчада полидроннар (күпфункцияле конструкторлар) бар. Алар да балаларны һәрьяклап үстерүне максат итепе куя.

“Миләшкәй” балалар бакчасы җиһазланышы, бизәлеше белән сокландыра. Тәрбиячеләр әти-әниләр белән бергәләп ниләр генә ясамый, нинди генә проектлар юк биредә! Бакчаның актив эшчәнлеге югары бәя дә ала. Шушы көннәрдә “Миләшкәй” билингваль балалар бакчасы исемен алды.

Билингваль, димәк туган тел белән беррәттән рус телен дә өйрәтүче бакча. “Миләшкәй”гә 165 бала йөри һәм нигездә барысы да – татар балалары.
Балалар белән бакчада туган телебездә һәм рус телендә шөгыльләр үткәрелә. – “Билингваль бакча” исемен алганда, тәрбиячеләрнең эшчәнлеге, конкурсларда катнашуы, проект эшләре дә игътибарга алына. Проектларның күпчелеге гореф-гадәтләрне, туган авыл тарихын, нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, сөйләм телен үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм шул рәвешле һәрьяклап камил үсеш алган иҗади шәхес үстерүгә корылган, – ди “Миләшкәй” бакчасы мөдире Ләйсән Харисова.

Бакча күптән түгел “Үрнәк балалар бакчасы” исемен дә алды. “Миләшкәй” бу исемгә күптән лаек. Бакча киләчәктә дә һәрьяклап үрнәк булыр һәм тагын да зуррак уңышларга ирешер, дип ышанабыз.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев