Руслан Гаджиев мөслимлеләргә даими ярдәм күрсәтә
Җәйге сәфәре вакытында ул 100 баллга тапшырган укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты
РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев район халкына даими ярдәм күрсәтә: мәктәпкә беренче тапкыр баручы нәниләргә һәм кадерле ветераннарыбызга ел саен бүләкләр тапшыра, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм туплауда актив катнаша.
Җәйге сәфәре вакытында Руслан Гаджиев бердәм дәүләт имтиханында химия фәнен 100 баллга тапшырган укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Эчтәлекле әңгәмәдән соң, депутат Мәдинә Морзахановага һәм Нәргизә Авзаловага "М.Видео" кибетенә 5 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Шуңа өстәп, уку алдынгыларына китаплар алу өчен 20 мең сумлык сертификатлар бирелде.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев