Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

«РобоКвест – 2026»: Мөслим районы – Робот техникасы буенча республика беренчелеге җиңүчесе!

11 апрель көнне Мөслим районының «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә дүртенче ел рәттән робот техникасы буенча «РобоКвест» республика ярышлары узды

Быелгы бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан (Мөслим, Азнакай, Лениногорск, Черемшан, Теләче, Актаныш районнары, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәре) 56 катнашучы җыелды. Алар үзләренең роботларын тәкъдим итеп, көч сынаштылар.
Оештыручылар республика мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Мөслим районының мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Нинди номинацияләр булды?
Катнашучылар 4 номинациядә көч сынашты:
⚡ «РобоСпорт» (VEX) – футбол + боулинг (радиоидарә);
⚡ «РобоБой» (VEX) – сумо + аркан тарту (радиоидарә);
⚡ «РобоКод» (LEGO) – шорт-трек + инверслы сызык (автоном программалау);
⚡ «РобоСкорость» (LEGO) – лабиринт + спринт (радиоидарә).

 

Бәйге нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче һәм Кубок иясе – Мөслим районының мәктәптән тыш эшләр үзәге!
Укучыларның тырышлыгы һәм остазлар Аяз Бәдртдинов һәм Лилия Бадртдинова җитәкчелеге аркасында Мөслим районы командасы иң күп балл җыйды.

Командалар зачеты нәтиҗәләре:
🏆1 урын – Мөслим районы (остазлар - А.К. Бадртдинов, Л.С.Бадртдинова)
🏆 2 урын – Лениногорск районы (остаз - Ю.А. Снурницин)
🏆 3 урын – 1 нче лицей-интернат, Әлмәт (остаз - Д.Р. Валиев)

Ярышларның тулы нәтиҗәләре:
• «РобоКод» (LEGO): Ярослав Арефьев – 🥇1 урын!
• «РобоСкорость» (LEGO): Булат Шаяхметов – 🥇1 урын! Ринат Латыпов – 🥈2 урын!
• «РобоБой» (VEX): Илназ Харисов –🥇 1 урын! Илья Лошкарев – 🥉3 урын!
• «РобоСпорт» (VEX): Максим Шауберт – 🥇1 урын! Рафаэль Басыров – 🥉3 урын!

Мәгълүмат һәм фото-, видеоматериаллар - мәктаптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев