Районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары бүген КВН уйнады
Мәгариф

Районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары бүген КВН уйнады

Укучыларның каникул вакыты булса да, мөгаллимнәр тик тормый, үзләренең педагогик остаклыкларын чарлый

Педагогларга төрле юнәлешләр буенча сигез конкурста сынаулар узарга туры килде: алар мәкерле сорауларга җавап бирделәр, төп белем бирү программаларын белүләрен күрсәттеләр, шаян экспромтлар уйнадылар, проблемалы педагогик ситуацияләрне чиштеләр, музыкаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм, әлбәттә, һөнәри осталык серләрен ачтылар. 

Укытучылар 4 төркемгә бүленеп ярышты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: дүрт команданың һәр уены кабатланмас, индивидуаль һәм үзенчәлекле булды. 

Нәтиҗәдә, 
 1 урынны Мөслим лицее командасы яулады
 2 урында - Мөслим гимназиясе командасы;
 3 урын Мөслим урта мәктәбе командасына һәм Күбәк кустына бирелде.

 Фотолар - башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев