Район мәдәният йортында Мөслим гимназиясе укучыларының әти-әниләр җыелыш үтте
Җыелышта узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр темасына зур игътибар бирелде
Район мәдәният йортында Мөслим гимназиясе укучыларының әти-әниләре белән "Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге – уңышлы шәхес тәрбияләү сере" исеме астында җыелыш үтте.
Биредә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсә җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына һәм олимпиадаларга әзерләүдә югары күрсәткечләргә ия булган биология укытучысы Ләйсән Бариева һәм химия укытучысы Венера Семенова, 9б сыйныфы укучысы Айназ Галимова һәм аның бабасы Рушат Солтанов чыгыш ясадылар.
Җыелышта узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр темасына зур игътибар бирелде.
Лилия Шәймиева, Рәмилә Сәләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев