Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олы Чакмак мәктәбендә «Үсеш ноктасы» ачылды

Бүген Олы Чакмак мәктәбендә химия, биология, физика өлкәсен колачлаган, табигый-фәнни юнәлештәге белем бирүче “Үсеш ноктасы” ресурс үзәге ачылды.

“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында эшләп киткән ресурс үзәге капиталь ремонт үткәрелгән һәм заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләрендә урнашкан.

Үзәкне ачар өчен мәктәпкә кунаклар килде. Район башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин яңартылган укыту кабинетлары белән таныштылар. Укучылар һәм мөгаллимнәр кунакларга кейсларның, яңа җиһазларның мөмкинлекләрен күрсәтте. Дәрәҗәле кунаклар укучыларга һәм залга җыелган әти-әниләргә изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы беренче сыйныфка баручы укучыларга бүләк тапшырды. Дәүфит Хәмәдишин Татарстан Республикасы Рәисе Р.Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина да яңа уку елында яңа белем үрләре теләде.

Олы Чакмак мәктәбенең 3 укыту кабинетына ремонтны Рәсим Шириев җитәкчелегендәге “Строймус” җәмгыяте эшчеләре бик кыска срокларда башкарып чыкты. Белем нигезләрен үзләштерүдә куллану, тәҗрибәләр үткәрү, проект эшләре башкару – гомумән, белем офыкларын киңәйтү өчен кирәкле кейсларга, проектор, ноутбукларга укучылар да, мөгаллимнәр дә бик шат.

Гөлназ Җәлилова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев