Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйге нәтиҗәләре

Укытучының һөнәри осталыгын, мөмкинлекләрен күрсәтүче “Ел укытучысы” бәйгесенең тарихы 1989 елга барып тоташа. Хәзер ул Бөтенроссия бәйгесе дип атала һәм берничә этаптан тора. Мәктәп этабы һәр белем бирү учреждениесендә үткәрелеп, анда 67 укытучы үзен сынап карады. Җиңүче дип табылган 26 педагог муниципаль турда катнашу хокукына ия булды.

“Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең район этабы лицей, гимназия, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базаларында оештырылды. Анда һәр мәктәптән бер яки берничә укытучы үз көчләрен сынады, осталыкларын күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты. Талантлы укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, педагогик хезмәткәрләрнең социаль статусын һәм абруен күтәрү, мәгариф эшчәнлеген оештыруда иң яхшы укытучыларның алдынгы педагогик һәм инновацион технологияләрен тарату максатыннан оештырылган бәйгедә үз эшләренең осталары катнашты.
– Быел бәйгедә катнашучылар аеруча зур әзерлек белән килгән. Жюри составында да үзгәрешләр бар – чит районнан эксперт чакырттык. Иң көчле педагогны билгеләп, республикада призлы урын алуны максат итеп куябыз, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Өйрәтергә һәм өйрәнергә! Конкурсның шигаре шулай яңгырый. Ул заманча мәгарифнең өстенлекле бурычларын – укытучының өзлексез һөнәри һәм шәхси үсешен, педагогик практиканың иң яхшы үрнәкләрен трансляцияләүне чагылдыра, инновацион идеяләрне һәм казанышларны пропагандалый. Мөгаллимнәр белгәннәрен укучыларга өйрәтә, шул ук вакытта үзләре дә башкалардан өйрәнә. Шулай булмаса, үсеш булмас иде. 
Бәйгенең беренче турында ике сынау узарга кирәк иде. Мөгаллимнәр чит мәктәптә таныш түгел укучылар белән үз фәннәреннән дәрес күрсәтте. Дәрес азагында үзанализ ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. 
Башка еллардан аермалы буларак, быел “Сыйныф җитәкчесе” бәйгесе урынына шушы ук конкурста “Тәрбия вакыйгасы” дигән сынау кертелгән.
Максат – дәрестән тыш чараларны оештыруда һәм уздыруда, тәрбия өлкәсендә нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән һөнәри компетенцияләрне күрсәтү. Конкурсант дәрес үткәргән класс белән тәрбия сәгате яки класстан тыш чара да оештырырга тиеш. 
– Уку елы башыннан “Иң мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү” исемле класс сәгатьләре үткәрә башладык. Конкурсның бу этабында укытучының нәкъ менә тәрбияви юнәлештәге эшчәнлеген күрсәтүне максат итеп куйдык. Педагоглар заманча инновацион технологияләрне кулландылар. Мөслим гимназиясеннән Айрат Шәрифуллин, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Миләүшә Шәяхмәтова, Михайловка урта мәктәбеннән Дарья Акимова күрсәткән чаралар укучыларда да, укытучыларда да зур кызыксыну уятты, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова.
Икенче тур “Укытучы – мастер” дип аталды. Укытучылар мастер-класста инновацион педагогик тәҗрибәне презентацияләү һәм трансляцияләү өлкәсендә һөнәри осталыкларын практик эш белән дәлилләде. Педагоглар үзләре кебек үк конкурста катнашучылар белән эшләде.
– Башка еллардан аермалы буларак, быел укытучыларны конкурста катнашырга мәҗбүр итү, үгетләү, чиратка салу булмады. Конкурска мәктәп турында җиңгән иң лаеклылар килде. Алар арасында Тойгелде мәктәбе директоры Айнур Фәрхетдинов та бар иде. Аның чыгышын жюри әгъзалары зур кызыксыну белән күзәтте. Бәйгедә берничә ел рәттән катнашучылар да булды. Арада зур әзерлек белән килгәннәре дә, бер урында таптанганнары да бар. Яшь педагогларның һөнәри осталыкларын сынап караулары мактауга лаек. Арада өметле, көчле, энергияле педагоглар булуы сөендерә. Өлкән яшьтәге укытучы-остазлар катнашу бәйгенең дәрәҗәсен күтәрә. Лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Хәлиуллина шундыйлардан. Тәҗрибәсен арттырырга теләүче укытучылар муниципаль этапның өч көнендә дә мастер-классларда катнашты, – ди мәгариф идарәсе методисты Нурания Шәймәрданова. 
Компетентлы жюри һәр дәресне, һәр класс сәгатен, мастер-классны игътибар белән карады. Нәтиҗәдә “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе дигән мактаулы исемгә Мөслим лицееның чит тел укытучысы Алсу Гәрәева лаек булды. Икенче урынны Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина алды. Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Хәлиуллина өченче урынны алды. Бәйгенең лауреатлары исемлегендә география укытучысы Миләүшә Шәяхмәтова (Тойгелде мәктәбе), башлангыч класслар укытучысы Инзилә Шакирова (Олы Чакмак мәктәбе), рус теле һәм әдәбияты укытучылары Клавдия Мусина (Мари Бүләр мәктәбе), Дарья Акимова (Михайловка мәктәбе), Фәридә Фәйзырова (Түбән Табын мәктәбе), чит тел укытучысы Айрат Шәрифуллин (гимназия) бар. “Педагогик дебют” номинациясендә Мөслим лицееның биология укытучысы Алинә Солтанова җиңүгә иреште.
Бәйгенең район турын үзләрендә кабул иткән, эшләргә барлык шартларны тудырган җитәкчеләргә – Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаяновка, Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшинага, Мөслим урта мәктәбе директоры Эльвира Исламовага мәгариф идарәсе рәхмәтен җиткерде.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев