Нәүрүз гүзәле
Түбән Камада“Нәүрүз гүзәле” региональ бәйгесе узды. Анда Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасыннан Самира Әхмәтҗанова катнашты.
Кечкенә райондашыбызның беренче турны уңышлы үтүе дә зур җиңү булды. Региональ бәйгенең финалына Самира әти-әнисе, әби-бабасы белән барган.
– Самира – минем төркемдәге иң тере, талантлы һәм актив балаларның берсе. 7 яшьтә генә булса да, ул инде олыларча фикер йөртә. Җыр-биюдә, шигырьләр сөйләүдә дә сынатмый. Матур әдәбият яратуы бабасы, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановтан киләдер. 17 конкурсант арасында ул барлык биремнәрне дә төгәл үтәп, беренче урынга лаек булды, – ди тәрбияче Гөлсинур Суфиәхмәтова, Самира белән горурланып.
Фото - Әхмәтҗановларның гаилә архивыннан.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 25 апрель санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев