Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Нәни оста” чемпионаты (Фоторепортаж)

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмаларында “BabySkills” (Бэбискилс) чемпионаты узды.

“Нәни оста” Регионара чемпионаты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителде. Чемпионатта балалар бакчаларына йөрүче 5-7 яшьлек балалар һәм башлангыч класс укучылары катнаша ала. Муниципаль этап район үзәгендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында үтте.
“Нәни оста” чемпионаты районда беренче тапкыр оештырылды. Чараның максаты – кече яшьтән үк һөнәрләр турында мәгълүмат бирү, сәләтле балаларны ачыклау. 25 компетенциядән үзеңә ошаганын, булдыра алганын сайлап алу мөмкинлеге тудырылган. Әти-әниләр белән киңәшләшкәннән соң, алар тәкъдим иткән биш номинация сайлап алынган: “Ресторан сервисы”, “Чәчтараш остасы”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Пешекче эше” һәм “Кондитер эше”.
“Ләйсән” балалар бакчасында узган “Чәчтараш остасы” номинциясендә “Ләйсән”нән Амелия Иванова һәм “Карлыгач”тан Лилия Иванова катнашкан һәм беренче, икенче урыннарны бүлешкән. “Күбәләк”тә узган “Ресторан сервисы” бәйгесендә шушы бакчага йөрүче Рената Габдрахманова (1 урын),  Эльза Мәгъдәнурова (2 урын), Азалия Гәрәева (3 урын) чыгыш ясаган. “Кояшкай” балалар бакчасы базасында үткән “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясендә “Күбәләк”, “Карлыгач”, “Миләшкәй”, “Кояшкай” балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Темасы шактый авыр булса да, нәни тәрбиячеләр үзләрен тәрбияче апалары кебек тотты: яшьтәшләрен шелтәләп тә алды, кисәтү дә ясады. Беренче бирем буенча алар тәрбияче һөнәре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Икенче турда конвертка салынган рәсемнәр арасыннан тәрбияче һөнәренә туры килә торганнарын сайлап алдылар. Аннан әкият тыңлап, аны дуслары белән бергә анализладылар, нәтиҗә чыгардылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча Раяна Идиятуллина (“Кояшкай”), Сафия Садретдинова (“Күбәләк”) өченче урынны алдылар. Иркә Афзалова (“Карлыгач”) – икенче урынга, Ралина Янгирова (“Миләшкәй”) беренче урынга лаек булды. Чара рус телендә барды. Баксаң, регионара чемпионатта балалар русча чыгыш ясарга тиеш була икән. Оештыручылар алдан ук әзерлек чараларын күргән. Саф татарча сөйләгән балалар да булды, жюри аңа карап балларны киметмәде. 
– Безнең районда чемпионат беренче тапкыр узса да, тәрбиячеләр балаларны бәйгегә бик җитди әзерләгән. Биш номинациядә дә чыгыш ясарга теләүчеләр булды, – ди мәгариф идарәсе методисты Лилия Басыйрова. 
“Миләшкәй” балалар бакчасында узган “Пешекче эше” һәм “Кондитер эше” компетенцияләрендә “Миләшкәй”, “Кояшкай”, “Ләйсән” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр очрашты. Балалар пешекче һөнәре турында сөйләделәр, практик өлештә салат һәм сэндвич ясадылар, өченче өлештә әзер ризыкны тәкъдим иттеләр. “Кондитер эше” номинациясендә әзер кондитер эшләнмәсен бизәп тә күрсәттеләр.
“Миләшкәй” бакчасына йөрүче Алия Гарипова бу һөнәрне әнисеннән күреп үз итә икән.
– Алиябезгә бу һөнәргә мәхәббәт әнисеннән күчкән, әнисе пешекче булып эшли. Алия бүген безгә салат, сэндвич һәм коктейль ясап күрсәтте, – ди “Миләшкәй” бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Ярмөхәммәтова. 
Алия тәрбияче апаларының өметләрен аклады: беренче урынны алды. Икенче-өченче урыннарны Сәйдә Шакирова (“Кояшкай”) һәм Камилә Шәрипова (“Ләйсән”) бүлештеләр. Чыгыш ясаган һәр балага мәгариф идарәсенең дипломы, медаль һәм истәлек бүләге тапшырылды. 
Бәйгенең зона туры апрельдә булыр, дип көтелә.  Мөслим данын иң лаеклы балалар яклаячак. Аларга уңышлар телибез!

Наилә Сәләхова

Наилә Сәләхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X