Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Музыкаль-интеллектуаль брейн-ринг уздырганнар

Пушкин картасы» проекты нигезендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен мәктәптә «Витаминки веселья» исемле музыкаль-интеллектуаль брейн-ринг уздырганнар.

"Әлеге уенда Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең «Бэтмен» (7 Г сыйныфы) һәм «Улыбка» (7 В сыйныфы) командалары көч сынашты. Уен театр һәм музыка сәнгате темасына кагылышлы сорауларны үз эченә алды һәм 6 раундта узды. 

Брейн-рингта дөрес җавап бирүдән тыш, фикерләү тизлеге, реакция, җавап вариантлары буенча командаларда катнашучыларның бердәмлеге һәм дөрес җавапны сайлау кирәк иде. Әлеге чарада белемнән тыш актёр осталыгы һәм сәхнә сөйкемлелеге аеруча бәяләнде.

Күңелле һәм динамик көрәштә “Улыбка” командасы (7 В сыйныфы) җиңү яулады. Әлеге команда суперфиналда катнашачак", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев