Мөслимлеләр тәҗрибәләре белән уртаклашты
Мәгариф

Мөслимлеләр тәҗрибәләре белән уртаклашты

Әлмәттә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре үтте.

Әлмәт шәһәренең 21нче санлы урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре кысаларында "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге" темасына секция утырышы үтте. Анда Мөслим районыннан да делегация катнашты.

"Мөслим гимназиясенең ата-аналар комитеты әгъзалары биредә үз тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш ясады", - дип хәбәр итә безгә Мөслим гимназиясеннән Чулпан Хәйруллина.

Фотоны Чулпан Хәйруллина тәкъдим итте.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев