Мөслимлеләр «Битва роботов» региональ ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Мәгариф

Мөслимлеләр «Битва роботов» региональ ярышларда уңышлы чыгыш ясады

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде

Яр Чаллы шәһәрендә "Битва роботов" исемле региональ ярыш үткәрелде. Бирегә 15 шәһәр һәм авылдан - Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Азнакай, Арча, Кайбыч, Тукай, Лаеш, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе һәм Мөслимнән йөздән артык катнашучы җыелды. 

Мөслим данын" Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Робот техникасы" берләшмәсенә йөрүче укучылар яклады. 

Кече яшьтәге катнашучылар төркеменең "Автоном роботлар" категориясендә 1 урынны - Ралина Сираева, 2 урынны Илназ Нәҗметдинов яулады. 

"Идарә ителүче роботлар" категориясендә 1 урынны - Илья Лошкарев, 2 урынны Илзир Гәрәев яулады. 

Олы яшьтәге катнашучылар төркеменең "Идарә ителүче роботлар" категориясендә Камил Ситдиков - 2 урынга лаек булды. 

"Робо боулинг" номинациясендә 2 урынны Рафаэль Басыров яулады. 

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

Укучыларны ярышларга сыйфатлы әзерләгән өчен, педагог Аяз Бәдртдинов Рәхмәт хатына ия булды.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев