Мөслимдә укытучылар җитмәвен хәбәр иттеләр
Шул уңайдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина белән узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турында сөйләштек
– Фән бәйгеләре – олимпиада күрсәткечләре дә укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәдер?
– Әйе, узган уку елында Россиякүләм фән олимпиадаларының региональ этабында укучылар 25 призлы урын алды. Республика этабында – 4 җиңүче, 62 призер булды. Татар теленнән XII халыкара олимпиадада – бер җиңүче, өч призлы урын, рус теленнән халыкара олимпиадада бер призлы урын бар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, татар теле һәм әдәбияты, химия, физика, математика, биология, геология, физик тәрбия һәм Татарстан тарихы фәннәреннән җиңүчеләр позицияләрен саклый. Соңгы елларда рус теле һәм әдәбияты, география, җәмгыять белеме, хокук фәненнән дә призлы урыннарыбыз бар.
“АгроНТРИ” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе һәм гимназия укучылары төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары да бәйгеләрдә сынатмыйлар: инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча региональ чемпионатында өч призлы урынга лаек булдылар.
– Туган (татар) телебезне укыту ничек оештырылган?
– Районда 99,48 процент укучы туган тел дип – татар телен, 0,52 процент мари телен сайлады. 12 гомуми белем бирү учреждениесендә укыту – татар телендә, бер мәктәптә башлангыч сыйныфларда туган тел мари телендә алып барыла. 2025-2026 уку елында 1 сыйныфка 170 бала кабул ителде, шуларның 135е татар сыйныфына килергә теләк белдерде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүче татар балаларының 98 процентына ана телендә белем һәм тәрбия бирелә.
Узган уку елында татар теленнән төп дәүләт имтиханын 78 укучы тапшырды. Татар теленнән республика олимпиадасы җиңүчесе булган өч укучы әлеге имтиханнан азат ителде. Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган Камилә Мәрданова укытучысы Зилә Авзалова белән мәгариф һәм фән министры И.Һадиуллин белән очрашуда булдылар. “Мәгариф оешмасында федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру: дәрес һәм шөгыль” методик эшкәртмәләр республика конкурсында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Латыйпова икенче урын алды, Тат. Бүләр урта мәктәбеннән Энҗе Мәхмүтова лауреат булды. Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Эльвера Ситдикова һәм Чулпан Ситдыйкова татар теле һәм татар әдәбияты буенча республика олимпиадалары, халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләрен әзерләгәннәре өчен республика грантына ия булдылар.
– Лилия Яһдиевна, балалар бакчалары эшчәнлегенә дә тукталыйк әле…
– Районыбызда 11 балалар бакчасы һәм 13 мәктәпкәчә белем бирү төркеме бар. Балалар бакчасында 664 бала тәрбияләнә, 212 хезмәткәр эшли. Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100 процентка тәэмин ителгән. Бакчадан мәктәпкә күчкәндә, балалар авазларны дөрес әйтә, сәнгатьле сөйләшә белергә тиеш. Тел үсешенең баланың гомуми һәм акыл үсеше белән тыгыз бәйләнештә булуы, сөйләмнең баланың хәтерен, фикерләү сәләтен үстерүе мәгълүм. Шушы максаттан яңа уку елыннан “Балалар бакчасында функциональ грамоталылыкка өйрәтү нигезләре” муниципаль проектын тормышка ашыру күздә тотыла.
Балалар бакчаларында өстәмә белем бирү максатыннан, мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан LEGO (лего)-конструкция, менталь арифметика ярдәмендә балаларның математик сәләтен, активлыгын үстерүгә юнәлтелгән проект эшләнде. “Кубәләк” балалар бакчасында “Лего Kids” (лего кидс) түгәрәге оештырылды. “Яшь мастер” төбәкара, өстәл уеннары буенча республикакүләм чемпионатларында балалар уңышлы чыгыш ясый. Республикакүләм “Туган тел фестивале”ндә Салауз-Мухан мәктәбе тәрбиячесе Алсу Шәехова Рәхмәт хатына лаек булды.
– Мөслим политехник техникумы эшчәнлеге ничек оештырылган?
– Техникумда 148 студентка өч юнәлеш буенча белем бирелә. Укулар урта звено белгечләре һәм квалификацияле эшче һөнәрләрен әзерләү программалары нигезендә алып барыла. Казан дәүләт аграр университеты белән килешү нигезендә, техникум студентлары эчке имтиханнар гына тапшырып, югары уку йортында белемнәрен дәвам итә ала. Быел техникумны 52 укучы тәмамлады, шуларның сигезе Казан дәүләт аграр университетына укырга керде. Техникумга быел 65 студент кабул ителде. Бу уку елыннан авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алып, авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә республика тарафыннан 750 мең сум акчалата ярдәм биреләчәк.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев