Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим районы укытучылары «Кеше тәрбияләү» бөтенроссия бәйгесендә катнашты

Быел конкурска илнең 89 регионыннан 8 меңнән артык гариза тапшырылган

Мөслим гимназиясенең һәм Олы Чакмак төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре Равилә Шәрифуллина белән Инзилә Шакирова "Кеше тәрбияләү" бөтенроссия бәйгесенең "Балачак навигаторлары" номинациясендә ярымфиналга уздылар.

Быел конкурска илнең 89 регионыннан 8 меңнән артык гариза тапшырылган. Татарстан Республикасыннан ярымфиналга нибары ике катнашучы узган. Аларның икесе дә безнең районнан!

"Әлеге конкурс тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге иң яхшы белгечләрне берләштерә. Анда катнашу — педагогларыбызның һөнәри осталыгына бәя һәм аларның талантын тану билгесе. Безнең киңәшчеләр балаларны яңа ачышларга рухландырып кына калмый, ә коллегалары белән уртак тәҗрибә бүлешеп, балалар белән эшләүдә заманча ысуллар һәм алымнарны гамәлгә кертүдә дә актив катнашалар. Равилә Флүновнаны һәм Инзилә Расиловнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр, яшь буынны тәрбияләү кебек игелекле миссияләрендә зур уңышлар телибез!" - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фотолар - мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев