Мөслим районы мәктәпләреннән 16 яшь математик Кама математика үзәге оештырган III Халыкара математика олимпиадасында катнашты
Мәгариф

Мөслим районы мәктәпләреннән 16 яшь математик Кама математика үзәге оештырган III Халыкара математика олимпиадасында катнашты

Укучылар 90 минут дәвамында катлаулы һәм мавыктыргыч биремнәр чиштеләр

Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта, Күбәк урта мәктәпләренең, Олы Чакмак, Мари Бүләр төп мәктәпләреннән 16 яшь математик Кама математика үзәге оештырган III Халыкара математика олимпиадасында катнашты. 90 минут дәвамында алар катлаулы һәм мавыктыргыч биремнәр чиштеләр. Һәр бирем җентекләп әзерләнгән, сәләтле яшь математикларны ачыклау максатыннан төзелгән иде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Күбәк урта мәктәбеннән Ләйсән Рәхимҗанова, Рәмилә Нәбиуллина, Мари Бүләр мәктәбеннән Айдар Шакирҗанов, Мөслим лицееннан Рафаэль Басыров җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев