Мөслим политехник техникумы — автомобиль, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм пешекчелек юнәлешләре
Мәгариф

Мөслим политехник техникумы — автомобиль, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм пешекчелек юнәлешләре

Мөслим политехник техникумында 218 бала белем ала

Политехник техникумның 58 еллык тарихы бар.
Политехник техникумның 58 еллык тарихы бар. 

Политехник техникумның 58 еллык тарихы бар

Политехник техникумның 58 еллык тарихы бар. Ул 1968 елда, авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү максатында, Бөгелмә, аннары Яр Чаллы һөнәри-техник училищесы филиалы буларак эшли башлаган.

Башта сыйныф бүлмәләре төрле биналарда урнаша, ныклы база булмый. Шул сәбәпле авылларда күмәк хуҗалыклар һәм совхозлар базасында уку йортының филиаллары ачыла. 1973-1983 елларда андый филиаллар “Урал”, “Кызыл Октябрь”, “Урожай”, Киров, Карл Маркс, Куйбышев исемендәге күмәк хуҗалыклар, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, “Михайловка” совхозы базасында эшли. Аларда сыер савучылар, дуңгыз караучылар, өченче класслы тракторчы-машинистлар әзерләнә. Укучыларны күмәк хуҗалыкларның зоотехниклары, агрономнары, инженерлары укыта.

1977-2013 елларда техникум – мөстәкыйль уку йорты

1977-2013 елларда техникум – мөстәкыйль уку йорты, 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее булып таныла. 1999-2000 уку елында дүрт катлы яңа бина төзелә. Ел саен 130-140 укучы һөнәр һәм гомуми урта белем алып чыга. 2013-2015 елларда уку йорты – Бөгелмә аграр көллиятенең 2 санлы филиалы, 2015-2019 елларда Сарман аграр көллияте филиалы булып исәпләнә. 2018 елның октябрендә Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы бетерелә һәм аның базасында мөстәкыйль юридик зат – Мөслим политехник техникумы оештырыла.

Техникум – хезмәт базарында ихтыяҗ булган юнәлешләр буенча белгечләр әзерләүче уку йорты

– Техникум – хезмәт базарында ихтыяҗ булган юнәлешләр буенча белгечләр әзерләүче уку йорты. Биредә берничә белгечлек буенча белем алырга мөмкин. Егетләр “Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча мастер” юнәлешен үз итә. Әлеге төркемдә автослесарь булып эшләү өчен квалификацияле эшчеләр әзерләнә. “Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау” төркемендә укучылардан чын профессионаллар әзерлиләр, – ди Мөслим политехник техникум директоры Илнар Миргалимов.

Быелгы уку елыннан биредә “Сәүдә эше” юнәлеше дә ачылды. Әлеге төркемдә 20 укучы белем ала. Сәүдә өлкәсендә хезмәт куячак белгечләрнең күбесе – Мөслим урта мәктәбе укучылары.

"Пешекче һәм кондитер эше" юнәлеше буенча 16 укучы белем ала.

“Пешекче һәм кондитер эше” юнәлеше буенча техникумда – 16 укучы

– “Пешекче һәм кондитер эше” юнәлеше буенча техникумда – 16, “Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау” төркемендә ике төркемдә барлыгы 45 укучы белем ала. Бу һөнәргә кызлар да, малайлар да тартыла. Тәмле итеп пешерә белү генә түгел, ризыкны табынга матур итеп чыгару серләрен дә өйрәтәбез, – ди техникумның производствога өйрәтү мастеры Лилия Закирова.

Техникумда укыту көндезге формада алып барыла. Уку йорты 9 сыйныфны тәмамлаган егет-кызларны кабул итә. 10, 11 сыйныфтан соң килүчеләр дә бар.

Улым 9 сыйныфтан соң укуын Мөслим политехник техникумында дәвам итәргә булды

– Улым 9 сыйныфтан соң укуын Мөслим политехник техникумында дәвам итәргә булды. Сер түгел: балалар БДИ бирүдән курка, шуңа күпләр 11 сыйныфка калырга теләми. Укучылар гына түгел, аларның әти-әниләрен дә куркыта имтиханнар. Икенче яктан караганда, ике ел вакыт әрәм булмый: бала һөнәр үзләштерә. Хезмәт базарында ихтыяҗ булган профессия сайлау эшсезләр исемлегенә кермәс өчен гарантия булып тора, – ди Эльза Шакирова.

Техникумга керү шартларына килгәндә, уку йортына кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Керү имтиханнары юк. Техникумга керү баллары һәм бюджет урыннары саны ел саен үзгәрә.

Уку йортына кабул итү конкурс нигезендә башкарыла
Уку йортына кабул итү конкурс нигезендә башкарыла

Техникумда укудан тыш эшчәнлек тә бик актив алып барыла

– Техникумда укудан тыш эшчәнлек тә бик актив алып барыла. Студентлар тормышы кызыклы. Егет-кызлар спорт ярышларында, иҗади чараларда, шулай ук волонтерлык проектларында һәм патриотик акцияләрдә бик теләп катнаша. Быел биш укучыбыз имтиханнарсыз гына укуларын Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә дәвам итте, – ди политехник техникум директоры урынбасары Рәзил Ханов.

Лилия Шәймиева фотолары. 

 


Нет комментариев