Мөслим лицее укучысы Г.Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесе җиңүчесе
Камилә Галиева Казан шәһәрендә урнашкан «Идел» лагеренда ял итеп кайтты
10-12 ноябрь көннәрендә Мөслим лицееның 9а сыйныфы укучысы Галиева Камилә Г.Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз бәйгесе җиңүчесе буларак Казан шәһәрендә урнашкан "Идел" лагеренда ял итеп кайтты. Укучыларның яллары кызыклы очрашулар, Г.Тукай, Ш.Камал музейларына экскурсия белән үрелеп барды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артистлары Резеда Сәләхова белән Фәнис Җиһанша осталык дәресләре үткәрде.
Фото – Мөслим лицее архивыннан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев