Мөслим гимназиясенең 6 «В» сыйныфы – җиңүче!
Мәгариф

Мөслим гимназиясенең 6 «В» сыйныфы – җиңүче!

Сыйныф җитәкчесе: Мухаметзянова Г.И.

Макулатура җыю буенча узган зур акциядә - 6 "В" сыйныфы беренче урынны яулады! Бу җиңү аларның тырышлыгын, бердәмлеген һәм табигатькә булган кайгыртучанлыгын күрсәтә.

Алар барлыгы 4 тонна 333 килограмм макулатура җыеп, башка барлык сыйныфларны артта калдыра алдылар.

6 "В" сыйныфы – телевизор белән бүләкләнәчәк.

«Чынлап та, бу сыйныфның тырышлыгына һәм энергиясенә тиңнәр булмады.  Алар безнең өчен үрнәк!» – дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Сыйныф җитәкчесе: Мухаметзянова Г.И.

Фото – Мөслим гимназиясе архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев