Мөслим гимназиясендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды
Иң көчлене билгеләү өчен, командаларга берничә төрле сынау үтәргә туры килде.
1 март көнне Мөслим гимназиясендә "Аҗаган 2.0" бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Уенда Тат.Бүләр, Күбәк, Михайловка, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләре, гимназия һәм лицей командалары катнашты.
Иң көчлене билгеләү өчен, командаларга берничә төрле сынау үтәргә туры килде.
"Красив в строю – силен в бою" исемле этапта командалар стройда йөрү күнекмәләрен күрсәтте. Стройның барлык алымнары РФ Хәрби Көчләренең строй Уставы нигезендә күрсәтелде.
"Ватан тарихыннан сәхифәләр" бәйгесендә укучылар Россия тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен тест ярдәмендә ачыкладылар, Бөек Ватан сугышының төп этапларына караган сорауларга җавап бирделәр, сурәтләрдән карап, данлыклы полководецларның исемнәрен атадылар, Россиянең дәүләт символлары, хәрби ату кораллары һәм техника турындагы белемнәрен күрсәттеләр,
"Огневой рубеж" бәйгесендә хәрби корал белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, АК-74М автоматының тактик-техник характеристикасы турында сөйләделәр. Теоретик белемнәрне күрсәткәннән соң, "Калашников" автоматын сүтеп-җыюда ярыштылар.
"Готов к труду и обороне" этабында ярышта катнашучылар биек перекладинада күтәрелү, гранат ыргыту, 16 кг гер күтәрү һәм пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормативлары тапшырдылар.
Ярыш нәтиҗәсендә:
1 урында - Мөслим лицее;
2 урында - Мөслим гимназиясе;
3 урында - Михайловка урта мәктәбе яшь армиячеләре җиңү яулады.
Фотолар - Мөслим ГТО төркеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев