«Минем беренче сызымым» исемле осталык дәресе үтте
Укучылар сызымның төп төрләре һәм терминнары белән танышты
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов "Пушкин картасы" проекты кысаларында Мөслим гимназиясе укучылары өчен "Минем беренче сызымым" исемле осталык дәресе үткәргән.
"Укучылар сызымның төп төрләре һәм терминнары белән танышты. Объектны проекциянең өч яссылыгына проекцияләүгә биремне үтәделәр", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев