«Минем беренче сызымым» исемле осталык дәресе үтте
Мәгариф

«Минем беренче сызымым» исемле осталык дәресе үтте

Дәресне рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов уздырды

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов "Пушкин картасы" проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен сызым фәненнән "Минем беренче сызымым" исемле осталык дәресе үткәргән.

"Алар сызымның төп төрләре һәм терминнары белән танышты. Объектны проекциянең өч яссылыгына проекцияләүгә бирем үтәделәр", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев