Мәскәүнең Кремль Сараенда Укытучылар көне узды
Бәйрәм белән мөгаллимнәрне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
5 октябрь көнне Мәскәүнең Кремль Сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
"Биредә мәгариф өлкәсендәге бөтенроссия һөнәр бәйгеләрендә җиңүчеләрнебүләкләү тантанасы узган. Бәйрәм белән мөгаллимнәрне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов котлады. Чара зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Татарстан делегациясе составында мәктәп директоры киңәшчеләренең муниципаль координаторы Алсу Шәймурзина катнашты", - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев