Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә шөгыльләнүче балалар иҗат уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр
Төрле номинациядә җиңүчеләр булды
"Республикакүләм “ТехноИнфографика” конкурсында барлыгы 28 гомуми белем бирү оешмасыннан 145 укучы катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар да бәйгедә бик теләп катнаштылар.
“Җир өсте техникасы” номинациясендә:
2 урынны Самир Загиров яулады;
3 урынны Самат Гизтдинов алды.
“Су техникасы” номинациясендә 3 урынны Булат Мәгъдануров яулады.
“Көнкүреш техникасы” номинациясендә:
2 урынны Афина Альметова алды;
3 урынны Илгизәр Вахитов яулады", - дип хәбәр итәләр "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Җиңүчеләрне конкурска Нурсинә Смелова, Илюзә Гизтдинова, Кадрия Идиятуллина, Эльза Шәймәрдәнова әзерләгән.
Фото - Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев