Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпкә дәшә кыңгырау

Быел районыбызда 184 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде

Белем бәйрәме уңаеннан район үзәгендәге мәктәпләрдә узган тантаналы чараларда район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов катнашты. Кунаклар яңа уку елы белән тәбрикләде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да теләкләрен җиткерде.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә беренче сыйнфка 40 бала килде.

Мәктәптә быел энергосласс ачылды. Анда укучылар физика, математика, сызым һәм электроэнергетика өлкәсендә эшне оештыру нигезләрен тирәнтен өйрәнәчәк. Моннан тыш төрле чаралар, лекцияләр, олимпиадалар, мастер-класслар, экскурсияләр һәм практик дәресләр дә тәкъдим ителәчәк.

– “ЭнергоКласс” проекты кысаларында “Сетевая компания” АҖ белән Мөслим урта мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу проект ярдәмендә укучылар яшь квалификацияле белгечләр булып, республикабызның иң яхшы предприятияләре хезмәткәрләре рәтенә кушылырлар, дип ышанабыз, – диде Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.

9 сыйныф укучылары өчен ачылган махсус сыйныфта 18 егет һәм кыз белем алачак. “Әлмәт электр челтәрләре” җәмгыяте директоры Сергей Огурцов бәйрәмдә укучыларга җылы теләкләрен җиткерде, бүләкләр һәм оешманың күкрәк билгеләрен тапшырды.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 сентябрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев