Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпкә бара олысы, кечесе (+фоторепортаж)

185 нәни райондашыбыз мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде.

Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган Белем бәйрәмендә район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР Премьер министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин катнашты.
Мөслим лицеена быел 1 сыйныфка 53 бала килде. 11 сыйныфта 11 укучы белем алачак. Белем бәйрәмендә унберләр 1 сыйныф укучыларын тантанага җитәкләп алып керде. Беренче сыйныфлар белән танышу өчен мәктәпкә “полиция” килде. Ул мәктәп тормышы белән кызыксынды.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә бәйрәм укучыларның “Туган тел” биюе белән башланды.
Чараның иң истәлекле мизгеле 1 сыйныфка килгән 21 укучыны һәм сигез 11 сыйныф укучысын сәламләү булгандыр. ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде. 

Мөслим гимназиясе фән бәйгеләре җиңүчеләренә, имтиханнарда югары уңышларга ирешкән укучыларга бай.

– Белем алу – зур тырышлык, үҗәтлек таләп итә торган шөгыль. Белем үзләштерүдә кыю булыгыз. Яңа үрләргә, яңа уңышларга укытучыларыгыз белән янәшә атлагыз. Уңышлар сезгә! – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев